САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азалак мәдәният йортында күләмле ремонт-реконструкция эшләре бара

Азалак мәдәният йортында дәүләт программасы буенча ремонт-реконструкция эшләре бара.

- 60 елларда ук районда беренчеләрдән булып сафка баскан бинаны төзекләндерүне сорап, авыл халкы күптән мөрәҗәгать итә иде. Җыеннар вакытында да бу сорау еш күтәрелде. Безнең үтенечләр район башлыгы Фәрит Хөснуллин тарафыннан яклау тапты, һәм мәдәният йорты быелгы капиталь ремонт программасына кертелде, - ди авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов.
Мәдәният йортында бүгенге көндә эшләр тулы куәтенә бара. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмастыр аның, мөгаен. Чөнки бинаның түбәсен инде алмаштырып бетергәннәр. Яңа тәрәзәләр куелган, ишекләр алмаштырылачак. Бүлмәләр бүленгән, түшәмне армстронг белән эшлиләр, идәннәрнең искесен сүтеп, тигезләп бетонлаштыралар. Сәхнә яңартылган, аның идәне ясалган. Җылылык, электр челтәрләре дә алмаштырыла, янгын сигнализациясе урнаштырылачак. Бинаның фасадын, җылытып, төсле штукатур белән эшләячәкләр.
Тулырак газетабызның 29 апрельдә чыккан санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев