САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азалак авылында гомер итүче Хәбибуллина Бибинур Хәбибулла кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

 Аны истәлекле көне уңаеннан муниципаль район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде,

Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева, Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрукшина, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Әлфинур Харисова, балалары, якыннары да, Бибинур апаны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Үткән һәм бүгенге тормышыннан бик канәгать булып, һәр көнне куанып каршылап, матур итеп яши ветеран. Аңа сәламәтлек, алда да куанычлы көннәр телибез.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев