САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азалак авыл җирлегендә яңа бина ачылды +ВИДЕО

Бүген “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, авыл халкы Азалак авыл җирлегендә административ бина ачылу тантанасы шаһитлары булдылар.

  • - Әлеге җирлек миңа атаклы “1 Май” колхозы булган заманнарыннан ук яхшы таныш. Биредә республика үсешенә зур өлеш керткән халык яши. Вилдан Рамазанов, Ләис Әхмәтҗанов җитәкчелек иткән чорлардан килгән абруйны лаеклы саклап киләсез, киләчәктә дә эшләрегез уңышлы барсын. Җирле үзидарәләрнең материаль-техник базаларын ныгыту максатларында эшләп килүче дәүләт программасы нигезендә төзелгән бу бина да сезгә лаеклы хезмәт итсен иде, - диде Әгъзам Самат улы.
    Җирлекнең башкарма комитеты бинасын төзүгә зур өлеш керткәннәргә район Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җирлек башлыгы Илгизәр Габделгазизов “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
    Альбина Сабирова язмасы, фотосы һәм видеолары.
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев