САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айзилә Республика бәйгесендә катнашты

Без, Саклау-Баш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нуриәхмәтова Айзилә , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдуллина Альфира Биҗан кызы, бөек драматург Кәрим Тинчуринның тууына 131 ел һәм Казан шәһәрендәге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 85 ел булу уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге IX халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында үткәрелгән бәйгедә катнаштык.

Театр училищесы бинасын, артистлар яши торган йортларны, уку йортлары белән таныштык. Кәрим Тинчурин исемендәге бина тышкы яктан да, эче дә бик матур: төрле төсләргә кереп җемелди торган хрусталь люстралар эленгән, зур баскыч буйлап менгәндә, биек көзгеләр “каршы ала”, берсеннән-берсе мөлаем артистларның рәсемнәре эленгән, түшәм-стеналар бизәкләп эшләнгән. Безне, катнашучыларны, җитәкчеләрне Диплом, Сертификатлар белән Исламия Мәхмүтова кебек мәртәбәле артистлар котлады. Укучыларга Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова исеменнән Дипломнар һәм Сертификатларны фестивальнең директоры Ф.Н.Мөсәгыйтов үзе тапшырды. Аннан Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын карадык.

Без Казан шәһәреннән бик җылы тәэсирләр белән кайттык.

Яшәсен театр!

Реклама

Кем белә, бәлки, Айзилә театр училищесына укырга керер. Ул бик сәләтле бала, матур итеп шигырь сөйли һәм спектакльдә уйнарга ярата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X