САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аюны җиңгән көрәш батырын бүләк көтә

Көлсәң – көл, еласаң – ела, дигәндәй, А.Залаков исемендәге паркка кергәндә каршы ала торган аюларның берсен аударганнар, яктырткычны җимергәннәр.

Кемгә кирәк булды икән мондый вәхшилек? Көче ташып, аны кая куярга белмәгәннәргә Сабантуйда көрәш мәйданында мөмкинлек бар иде, югыйсә. Димәк, кемнедер көрәшкә кертмәгәннәр. Аптырагач, аюлар белән көрәшкә кергән. Яу кырында яраланган солдат кебек, качып йөрмә, батыр егет, килеп, җиңүче бүләгеңне алып кит. Көрәшне “күзәткән” шаһитлар булса, батырга хәбәр итегез: аны сюрприз көтә.

Альбина Сабирова язмасы .

Николай Сахуриев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев