САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аязучан болытлы һава, яки Бикмөхәммәт бабайның күзәтү көндәлегеннән кызыклы фактлар

Кайберәүләрдә көндәлек алып бару гадәте бар.

Кайсы көнне ни булган, кая барган, кем белән күрешкән һәм башкалар турында кызыклы хатирәләр саклаган кешеләрне күргән бар. Бүген кулыма Бөек Ватан сугышы ветераны, Иске Имән авылында яшәгән Гайнемов Бикмөхәммәт абыйның көндәлеге килеп керде. Ул аны сугыш елларыннан ук алып барган. 1954 елдан әлеге дәфтәренә һава торышларын да язган. Аның язмаларыннан күренгәнчә, моннан 66 ел элек 28 март көнне яңгыр яуган. “28 мартта Нөркәйгә барганда, Тәкермәндә сыерчыкны күрдек. 29 көнне иртән МТСка Нөркәй суыннан чыгып булмады. Су бик шәп иде. Ул көнне дә яңгыр яуды. 30/III көнне иртән торуга бик нык катырды”, - дип язып куйган.
Ә сез күзәтү дәфтәре, көндәлек алып барасызмы, хөрмәтле дуслар? Кызыклы хатирәләрегез булса, безнең белән дә уртаклашыгыз. Сездән хәбәрләр көтәбез.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев