САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл хуҗалыгы терлекләренә номер сугу мөһим

Агымдагы елның 1 сентябреннән көченә кергән РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 5 апрелендә дөнья күргән 550 санлы карары, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының шул ук елның 3 ноябрендә чыккан 832 санлы приказы нигезендә, терлекләрне идентификацияләү башкарыла. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң?

Терлекләрне идентификацияләү — ул аларны исәпкә алу системасы. Бу авыл хуҗалыгы хайваннары турындагы белешмәләрне Федераль дәүләт мәгълүмати системасы базасында теркәү юлы белән башкарыла. Уникаль номер кабатланмаска тиеш, һәм ул хәрефле-цифрлы эзлеклелекне тәшкил итә, терлекнең (төркемнең) үз гомерендә бер генә тапкыр тәңгәлләштерелә.
Кагыйдәләрнең 3.2.1 пункты нигезендә, терлек хуҗалары малларын тәрбияләүдә һәм эксплуатацияләүдә ветеринария-санитария кагыйдәләренең үтәлеше өчен үзләре җаваплы. Шуңа бәйле рәвештә, терлекләре булган яки сатып алган очракта, аларны ветеринария учреждениесендә теркәргә, бирка формасында теркәү номеры алырга һәм аның сакланышын тәэмин итәргә тиешләр. Биркалау процедурасы — ул бурыч кына түгел, бу терлекләрнең, аның хуҗасының, туганнарының, гомумән, халыкның сәламәтлеген һәм гомерен саклау өчен тиешле чаралар күрү, дигән сүз.
Ни өчен идентификация кирәк соң?
Иң беренче чиратта, бу вакциналаштыру кебек профилактик чаралар үткәрү, төрле авырулардан саклау максатында кан алу процедуралары өчен мөһим.
Соңгы вакытларда Рәсәйдә терлекләрнең төрле йогышлы һәм куркыныч авыруларга дучар булулары еш күзәтелә. Алар кеше өчен дә куркыныч тудыра. Боларга бруцеллез, Себер язвасы, котыру авырулары керә. Идентификация һәм биркалар беркетү зарарлану чыганагын тизрәк ачыкларга ярдәм итәләр. Бер малны икенчесе белән алмаштырып булмау өчен дә яхшы. Төрле авыруларга каршы вакциналаштырылмаган терлекләрне сату-алу тыела. Югалган малларны эзләгәндә, тапканда да, хуҗасына хәбәр итәр, мәгълүмати база белән элемтәгә керер өчен уңайлы. Малларны күчереп йөрткәндә, ветеринария табибы идентификацион номеры булган малга гына тиешле документ тутырырга хокуклы. Малларны идентификацияләү һәм исәпкә алу буенча сораулар туган очракта районның ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Идентификацияләү буенча тиешле чаралар күрелмәгән очракта мал хуҗаларына административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев