САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл мәдәният йортларында "Мулла" фильмы күрсәтелә

12 нче октябрьдән Туфан Миннулинның «Мулла» пьесасына нигезләнеп төшерелгән «Мулла» кинофильмы «Сарман» кинотеатрында оешма – предприятиеләргә, шулай ук авыл мәдәният йортларында тамашачыга тәкъдим ителде. Тамашачы бу фильмны җылы кабул итте.

 

Фильмның премьерасы быел апрель аенда булды. Ул Казан мөселман киносы фестивалендә катнашып, “Иң яхшы режиссер” номинациясендә премия алды һәм Президент призына ия булды.

15 октябрь көнне фильм  Сарман гомуми урта белем бирү мәктәбе һэм Сарман гимназиясе укытучыларына күрсәтелде.

Киноның кыскача эчтәлеге: кечкенә татар авылын саклап калу ниятеннән, шушы җирлектән чыккан Самат Әсфәндиярне үзенең авылына мулла итеп алып кайта. Ләкин Әсфәндиярнең кайтуына авыл халкының барсы да шат булмый...

Фото: sarmankino@yandex.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев