САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар +ВИДЕО

.

Бүген районда традицион “Автобабай” һәм “Автоәби” ярышлары үткәрелде. Аларда машина йөртүче өлкән 10 ир-ат 1әм 8 хатын-кыз катнаштылар. Теоретик сорауларга җавап биргәннән соң, автотранспорт хуҗалары машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр, оештыручылар тәкъдим иткән юллар аша үтеп карадылар. Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында беренчелекне Сарманнан Венера Мөхәммәдиева яулады. Икенче урынга – Раушания Кәримова, өченчегә Екатерина Данилова чыкты.

Ир-ат ветераннар арасында беренче урынны Фирдәвес Вәлиев алды. Җәлилдән Ришат Әхмәдов икенче булды. Өченче урынга Күтәмәле авылыннан Раян Әхмәтбаев лаек булды.
Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Секретаре урынбасары Геннадий Глушков катнаштылар һәм, җиңүчеләрне, катнашучыларны тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Альбина Сабирова.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X