САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Автобус 14…30” туры безнең районга килеп җитте

Республикада яшьләр акциясе – “Автобус 14…30” туры старт алды.

 “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, 19 районда булып, бүген безнең районга килделәр. Очрашуда алар белән бергә республика Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова катнашты. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды. 
Акциянең төп максаты – районда комфортлы яшәү өчен шартлар тудыруга яшьләрне җәлеп итү. Шуның өчен акцияне оештыручылар иң элек ачык микрофон рәвешендә дискуссия үткәрделәр, район яшьләреннән киләчәктә район инфраструктурасын күзаллау буенча фикер-тәкъдимнәр кабул иттеләр. Аларның теләкләре язып алынды һәм киләчәктә республика программасын тормышка ашыруда файдаланылачаклар. Фикер алышуларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин да катнаштылар. 
Автобус районнан Лениногорскийга юл алды.

Альбина Сабирова язмасы.

Автор һәм Илнур Сибгатуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев