Ашыгып нәтиҗә ясама
Көннәрдән бер көнне ике күрше балаларына йорт хайваны сатып алган.
Берсе баласына – зур эт, икенчесе куян бүләк иткән. Шуннан бер күрше икенчесенә:
– Синең этең безнең куянны ашап бетерәчәк бит! – дигән.
– Юк, алар әле икесе дә кечкенә. Яшьтән бергә уйнап үссәләр, дуслашырлар, берни булмас, – дигән күршесе.
Шулай килеп чыга да. Эт белән куян баласы бик тиз уртак тел таба. Дус-тату булып, бергә уйнап үсәләр. Этнең – куян янына, куянның эт янына кунакка йөрүе гадәти күренешкә әверелгән.
Көннәрдән бер көнне куянның хуҗалары кунакка китә. Төш турысында күршеләрнең алагаем зур этләре, тешләренә канга баткан, йолкынган, балчыкка буялып беткән күрше куянын кыстырып кайтып керә.
Хуҗалары аптырап кала. Гаилә башлыгы шундук: «Мин шулай булачак дип алдан үк кисәттем бит. Ник үтердең?» – дип этне әрләргә тотына. Эт исә, күз яшьләрен тыя алмыйча, үкси-үкси, куянның канлы яраларын ялавын белә. Хуҗалар, күршеләре кайтканчы, куянны юып, киптереп, йоклап яткан рәвештә оясына илтеп салалар. Күп тә үтми, кунакка киткән күршеләр дә кайтып җитә. Ике минуттан инде куянның хуҗасы күршеләрнең ишеген шакый.
– Нәрсә булды? Ник агарындың? – дип сорый эт хуҗасы.
– Безнең куян... Куян... – ди күршесе, тын да ала алмыйча.
– Үлгәнме? Әле бүген көндез генә сикереп йөри иде бит.
– Юк, үлүен җомга көнне үк үлгән иде. Без китәр алдыннан балалар аны бакча артына күмеп куйган иде. Кайтсак, куяныбыз исән! Берни булмагандай, үз оясында ята! – дип шаккаткан хуҗа кеше.
Баксаң, җомга көннән бирле балачак дустын эзләгән эт, аны, ниһаять, табып, казып алып, коткару өчен, хуҗаларына илткән икән. Беркайчан да эшнең нидә икәнлеген тәгаен ачыкламыйча, ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый шул. («Файдалы календарь»дан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев