САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Архив бүлеге шәҗәрәләр бәйгесе игълан итте

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында "Минем шәҗәрәм" дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә.

Конкурс төрле яшь төркемнәре өчен оештырыла. Беренче төркемгә 1-4 сыйныф, икенчегә – 5-8 , өченчегә – 9-11 сыйныф укучылары, дүртенче төркемгә һөнәри белем бирү учреждениеләренең 18 яшькә кадәрге укучылары керә. Бишенче төркем – 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Беренче дүрт төркемгә керүчеләр конкурсның муниципаль турында катнашалар, аны Башкарма комитетның архив бүлеге мәктәпләр белән берлектә үткәрә. 18 яшьтән өлкәнрәкләр эшләрен, район турын читләтеп, турыдан-туры икенче турга җибәрәләр. Конкурсның район туры – 20 марттан 15 апрельгә, республика туры 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Иҗади эшләргә карата таләпләр, конкурс турында тулырак мәгълүмат белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының «Эшчәнлек» бүлегендәге «Грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсендә танышырга мөмкин http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев