САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әнисә апа белән Илназ ветеран янында булдылар

Җиңү көне бәйрәмендә, өлкәнлеге сәбәпле, тантанада катнаша алмаган Мирдагали абый Вәлиев янына Җәлил гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Илназ Якупов белән үзебез кунакка бардык.

Ветеран белән аралашу безнең үзебезгә – гыйбрәтле, ә безнең килү аның өчен зур бәйрәм булды. Ул безнең белән, бик теләп, фотога да төште, рәхәтләнеп аралашты.
Бөек Ватан сугышы башланганда, 11 яше яңа гына тулган, сабыйлык чиген әле генә үткән Мирдагалинең аңына “сугыш башланган” дигән хәбәр барып җиттеме икән әле? Тик бер-бер артлы әтиләр, абыйлар фронтка китә башлагач, әтиләр җилкәсендә булган эшләр акрынлап алар җилкәсенә, әңкәләре иңнәренә күчә башлагач, алар тиз арада өлкәнәяләр.
Әнисенең сәламәтлеге какшаган булса да, сугыш чоры законнары үзенекен итә шул. Әтиләре Сәитне сугышка алалар. Өч кыз бала арасында берүзе булган Мирдагалигә колхоз эшендә генә түгел, гаиләдә дә бар авырлыкны күтәрергә туры килә. Сугыш башланып, күп тә үтми, әниләре дөнья куя. Балалар тома ятим калалар. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрәләр. Мирдагалигә гаилә башлыгы вазифасы да өстәлә. Авыл баласының ныклыгы, үҗәтлеге аркасында гына, бу гаилә сугыш гарасатларын җиңеп чыга алгандыр. Аңа ат җигеп юл йөрергә дә, фермада эшләргә дә, икмәк фронтында бил бөгәргә дә туры килә. Кулы бар эшкә дә ятып торган, гәүдәгә зур булмаса да, “чырыс” егет-малайга колхоз йөген дә өяләр. Әле бит 1943 елда әтиләре, контузия алып, бик озак госпитальләрдә ятып, юлында галәмәт күп нужалар күреп, өйгә кайтып егыла. Вакытында авыр булса да, ярты кеше булып кына калса да, әти кеше әти кеше инде. Гаиләне тотып торучы, таркатмыйча, барысын да җыйнап торучы буларак, аның ныклы кулы сизелә. Шуңа күрәдер, бу гаилә исән-имин Җиңү көнен көтеп җиткерә. Шушы авырлыклар аша килгәнгәдер инде, Мирдагали абзый өчен Җиңү көне – олы бәйрәм. Ул аны һәр елны көтеп ала.
Быел да аның сөенечтән күңеле тулган, бик дулкынланган иде. Сугыш беткәндә, егеткә 15 яшь була. 1951 елны ул армия сафларына алына. 4 ел хезмәт итеп, Казахстан далаларын да, Үзбәкстанның кызу кояшын да, Алтай краен да күрергә насыйп була аңа. Ул бу хезмәтен горурланып, “дөнья күреп кайттым”,  диеп сөйли. Армиядән кайткач, янә колхозга эшкә чыга. Туган авылын ташламый, читкә чыгып китми ул. Нәдер авылы нефть атлы хәзинә өстендә утырганлыктан, армия хезмәтеннән чыныгу алып кайткан Мирдагалинең нефтьче булып китүе гаҗәпмени? “Сөләйнефть”, “Җәлилнефть” идарәләрендә нефтьче профессиясенең барлык стадияләрен үтеп, 20 елдан артык гомерен скважиналарга җир асты ремонты үткәрү эшенә багышлый. Машинист булып эшли. Үзенчә әйтсәк, скважиналарның “җир асты духтыры” булып, лаеклы ялга чыга. Эш дәверендә нинди генә маҗараларга юлыкмыйлар алар. Нефтьнең фонтан булып аткан чакларында, “девон” катламының могҗизалар тудырырлык куәтенә каршы торырлык көч тә, белем дә бер көн эчендә килми шул. Аның өчен еллар буе чарланырга да, баштан аякка кадәр нефть ташкынында коенырга да, төрле алымнарны кулланып, нефть ташкынын иярләргә дә туры килә аларга.
Бүгенге көндә Мирдагали абый Җәлил поселогында балалары, оныклары тәрбиясендә хөрмәтле гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев