САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Америка кунаклары Сарманны бик ошатканнар

Янурыс авылы кызы Эльвира Шәрипова-Муссо бүгенге көндә Америкада яши.

Шушы көннәрдә ул тормыш иптәше Пол белән туган авылына кунакка кайтты. Алар белән дуслары Кайри Колман белән Кебра Джонсон да кайтканнар. Кунак егетләре белән без дә күрештек. Алар Сарман якларын бик тә кунакчыл дип атадылар. Халкының мөнәсәбәте, татар халык ашлары, татар җырлары ошаган. Бигрәк тә бу якларның табигатенә гашыйк булганнар. Иркен кыр-басулар, елгалар-күлләр таң калдырган аларны. Безнең штатта мондый киңлекләр юк, диләр. Яңадан бу якларга кайтырга теләүләрен, татарча сөйләшергә өйрәнәселәре килүен әйттеләр алар. 
Кунакларыбыз турындагы язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев