САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәттә эшләр көйле бара

Бүген Әлмәт авылы халкы да узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов узган ел башкарылган эшләр белән беррәттән агымдагы елга билгеләнгән бурычларга да тукталды. “Сарман” җитештерү комплексы әйдәп баручы агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләр белән таныштырды. Район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Илшат Латыйпов үз чыгышында райондагы криминоген хәлне яктыртты, елдан-ел ныграк тарала барган мошенниклык очракларыннан сак булырга чакырды, мошенниклыкның төрләре турында әйтеп үтте. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда узган ел башкарылган эшләр, агымдагы елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде. Фәрит Мөнәвирович һәм җыенда катнашучы район оешмалары җитәкчеләре авыл халкының сорауларына җаваплар бирделәр. Җыенда шулай ук алдынгылар хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев