САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җәлилдә республикакүләм семинар үтте

2024 ел — Россиядә Гаилә елы. Гаилә-мәктәп-укучы өчпочмагы тулы булса гына, без укучының шәхес булып үсүенә ирешә алабыз.

Тәрбия эшендә ваклыклар булмавы барыбызга билгеле. Баланы әхлаклы, белемле, тормыш шартларына яраклы, физик яктан нык, үз көченә ышанган, мораль яктан тотрыклы шәхес итеп күрәсе килә. Бик тиз үзгәреп торучы шартларда заман балаларына кирәкле сыйфат-тәлапләр исемлеген әле иркенләп дәвам итеп тә булыр иде. Шуңа да белем бирү белән бергә тәрбия бирүне бер баскычка гына түгел, ә мөһимрәк итеп карау кирәк. Җәмгыятебезнен киләчәге нәкъ менә тәрбияле кешеләр кулында.
26 гыйнвар көнне районыбыз мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия кинәшчеләре икенче санлы Җәлил урта мәктәбенә республикакүләм семинар-практикумга җыелдылар. Алар белем учакларының гаиләләр, җәмгыять оешмалары, башка учреждениеләр белән хезмәттәшлегенең белем һәм тәрбия бирүдәге мөмкинлекләре турында уртага салып сөйләштеләр, Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәренең киңәшләрен тыңладылар, алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Республикакүләм семинар-практикум янартылган тәрбия программасының һәр модуле буенча эшчәнлекне яктыртты. Киңәшмә эшен беренче каттан укучыларның иҗтимагый оешмалары, «Лидер» спорт клубының практик эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәрде. Дүрт катлы мәктәпнең һәрберсендә тәҗрибә мәйданчыгы алышынып торды. Икенче катта «Яшүсмер һәм закон» модуле буенча юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү алымнары белән «Светофор» түгәрәге җитәкчесе А. Х. Хәмидуллина уртаклашты. Коридорларда эшләүче күргәзмәләр дә семинарда катнашучыларда кызыксыну уятты. Өченче катта «Дәрестән тыш эшчәнлек», «Проект эшчәнлеге» модульләре буенча эш тәҗрибәсе белән 6, 7 нче сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре уртаклашты. Дүртенче катта безне мәктәп тарихы белән таныштыручы экспозицияләр каршы алды. Күргәзмәләр, уен аша тәрбия программасының яңа модуле буенча эшчәнлек тәкъдир ителде. «Сыйныф җитәкчелеге», «Ата-аналар белән эш» модульләре берничә сыйныф сәгате аша ачылды. А. Нуретдинова, Т. Гыйниятуллина үткәргәнендә бишенчеләр илебез тарихындагы тетрәндергеч Ленинград блокадасы хакында сөйләштеләр. 9 нчы А сыйныфында «Хәтер мәңгелек» проекты дәвам иттерелде. Сыйныф җитәкчесе Г. Ф. Бариева-Сәетгәрәева белән бергә укучылар Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган Р. Э. Камаловны искә алдылар, аның турындагы мәгьлүматны Хәтер почмагына урнаштырдылар. Чарада бистә башлыгы Р.Ә.Кәримов та катнашты, сугыш кырындагы Җәлил егетләре белән горурлануы турында сөйләде.
Чыгарылыш 11 нче б сыйныфында «Мин сәламәтлекне сайлыйм» исемле сөйләшүгә сыйныф җитәкчесе Л.Ә.Халикова Җәлил бистәсе хастаханәсе табибы И. Миназеваны чакырган. Сихәтлек турындагы мөһим әңгәмәне белгеч белән алып бару, белгеч киңәшләрен ишетү дә нәтиҗәлерәк була бит. 
Семинарның методик өлешендә Мәгарифне үстерү институты белгечләреннән ата-аналар белән эшләүнең яңа алымнарына өйрәнә алдык. Әлмәт шәһәреннән килгән кунакларыбыз игьтибарны милли тәрбиягә, тәрбия эшендә Р. Фәхретдин нәсыйхәтләрен файдалануга юнәлдерделәр. Р. Фәхретдин исемендәге 2 нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. М. Мөхәмиәтҗанова, «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмасынын Әлмәт бүлеге җитәкчесе Г. Н.Җәмәлиева нәтиҗәле алым һәм чараларны үз эшчәнлекләре белән бәйләп күрсәттеләр.
Икенче Җәлил мәктәбенен тәҗрибәле педагог-психологы Г. И. Габидуллина укучыларның гаиләдә, белем бирү учреждениесендә үзен ничек хис итүен билгеләү ысулларын күрсәтте, бик файдалы киңәшләрен бирде.
Гомумән, семинар бик эшлекле һәм гамәли булды. Моның шулай булуын мәктәп директоры А. И. Гарипова да, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисова да, кунаклар да ассызыклады.
Тәрбия киңәшчеләре дә яңа эш алымнарына өйрәнделәр, проблемаларны уртага салып сөйләштеләр.
Тәрбия эше искиткеч кин колачлы. Бүгенге семинарда катнашкан директор урынбасарлары моны булдыра алган кадәр дәвамчан һәм нәтиҗәле итеп алып барырга омтылалар. Икенче санлы Җәлил мәктәбендә без моның шулай булуын Ландыш Шәйдуллина һәм аның ярдәмчеләре — педагог-оештыручылар, тәрбия киңәшчесе, сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирүче мөгаллимнәр, әти-әниләр бердәмлегендә күрдек һәм бердәмлектә генә матур башлангычларны тормышка ашырып булуына кабат инандык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев