Җәлил поселогында Раштуаны бәйрәм иттеләр
Бүген – Раштуа, ләкин аны христианнар 6 гыйнвар төнендә үк бәйрәм итә башлыйлар.
Правословие дине йортларында, ягъни чиркәүләрдә һәм храмнарда бәйрәм гыйбадәтләре үтә. Соңыннан христианнар өйләренә кайталар, бәйрәм табыны артына утыралар. Күктә беренче йолдыз кабынгач, урамнарга чыгалар, җырлар җырлап, бәйрәм итәләр.
Кичә – 6 гыйнварда Җәлил поселогында да Раштуага каршы кичтә бәйрәм чаралары үткәрелде. Мәдәният сарае каршында эшләп килүче коллективлар тамашачыларга матур чыгышларын бүләк иттеләр. Халык «Родники», «Барслар» эстрада бию коллективы, Александровкадан «Рябинушка» ансамбле чыгышларын яратып карады, күңелле уеннарда катнашты, бүләкләр һәм призлар алды.
Тамашачыларны бәйрәм белән Татарстан халыклары ассамблеясының райондагы вәкиллеге җитәкчесе Лилия Шәймөхәммәтова, Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев