САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александровкада гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр

Качману бәйрәмендә халык бәкегә чума, аның суы изгеләндерелә.

Андый су ел дәвамында бозылмый, тынчымый, диләр. Тарихка күз салсак, бәйрәмнең барлыкка килүе хакында фактлар бар. Чумдыручы Иоанн, Алла кушуы буенча, Иордан елгасы буена - иудей җирләренә килеп, кешеләргә: "Тәүбә итегез, инде Күк патшалыгы якынлашты. Бөек Коткаручыны, Иордан суында чумылып, гөнаһлардан арынып каршылагыз!" - дип үгетләп йөри. Төрле җирләрдән җыелган халык, бәкегә чумып, чистарынып, Ходай улын каршыларга әзерләнә. Алла улы Иисусны да Иоанн чумдыра. Ул судан чыккач ук, күкләр ачылып китә. Иисус Христос өстенә күктән Изге Тын күгәрчен рәвешендә иңә. Чумылдырылган чакта кешеләр Иисус Христосның кеше генә булып түгел, ә Ходай булып килүен күрәләр. Ел саен бу көнне сулыкларны аруландыру да шул вакытлардан бирле килә.
Александровка авыл җирлегендә берничә төрле милләт вәкиле яши. Алар бер-берсенең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр, аларны бергәләп уздыралар. Православие динендәгеләрнең бәкегә чуму бәйрәмен дә яратып өлгерделәр җирлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев