САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга шәһәренә сәяхәт онытылмаслык кичерешләр калдырды

Иске Кәшер һәм Сарайлы мәктәбе укучылары республика, гомумроссия, дөньякүләм кыйммәткә ия булган, аерым бер тарихи - мәдәни ядкарьләр, комплекслар, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар күпләп тупланган Алабуга шәһәренә экскурциягә бардылар.

Бөек рәссам Иван Иванович Шишкин мемориаль – музее, атаклы кавалерист- кыз, 1812 нче елгы Ватан сугышы герое , беренче офицер- хатын-кыз һәм күренекле язучы -Надежда Дурова музей- ихатасы, Марина Цветаеваның әдәби музее, 1000 елдан артыклык тарихы булган борыңгы шәһәр үзе укучыларда кызыксыну уятты. 
Сәяхәтенең профориентация юнәлешен эченэ алган өлеше дә укучылар өчен бик файдалы булды. Шәһәрдәге уку йортлары, аларга укырга керү шартларын аеруча кызыксындырды. 
Республикабызның иң борынгы шәһәрләрнең берсе булган Алабугага сәяхәтебез горурлык, соклану хисләре тудырды һәм онытылмаслык тойгылар калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев