САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ак афәт»кә юллар тар

Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексыннан күренгәнчә, халыкның сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлаклылыкка каршы кылына торган җинаятьләрнең бер төре наркотик чаралар, көчле тәэсир итүче яки агулы матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле.

Бу төр хокук бозуларның шактые авыр җинаять булып саналалар һәм аларга карата дөньяның күп илләрендә, шул исәптән бездә дә җинаять җаваплылыгы, Франция, Кытай, Иран, Пакистан, Таиланд, Малайзия, Нигерия, Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә шактый  кырыс хөкем, хәтта үлем җәзасы куллану да каралган.

1996 елда бу төр хокук бозулар Россиядә беренче тапкыр Җинаятьләр кодек-сының аерым бүлегенә кер-теләләр. Россия Федерациясе Югары судының 2006 елның 15 июнендә дөнья күргән 14 санлы Карарында билгеләп үтелгәнчә, наркотик, психотроп матдәләр һәм аларның аналогларының законсыз әйләнешенә каршы көрәш милли иминлегебезнең мөһим проблемасы булып кала бирә.

Узган ел район судында наркотик матдәләрне закон-сыз саклау, куллану, аларның әйләнеше белән бәйле 10 җинаять эше каралды, наркотик матдәләр кулланган өчен 39 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

 

Ялгыш кына бер кулландым

Район судының утырышлар залына ир уртасы яшенә җитеп килүче И. берничә туганы белән килде. Ни генә әйтсәң дә, суд каршына килеп басу күңелле күренешләрдән түгел. Ул кешедән рухи ныклыкны күп таләп итәдер. Чөнки бүгенге көндә нәкъ менә биредә аның язмышы хәл ителә. Бәлки, ул бүген күнегелгән тормышыннан, якыннарыннан аерылыр... Кулларына тимер богау салынса, кадерле гомеренең берничә елы тимер зинданга ябылса, ничекләр түзәр ул?!. Тыныч булырга тырышса да, И.нең дә эчке халәтенең шактый киеренке икәнлеге сизелә. Күзләрендә - ачыну, йөзендә гаҗизлек галәмәтләре күренә. Бәлки, кылган гамәлләре өчен үкенәдер, өйдә калган хатыны, кечкенә өч баласы өчен дә эче сызадыр аның. Тик менә вакыт агышын гына үзгәртеп, аны  кирегә борып булмый. Кылган гамәлләреңне дә кире кайтарып, күңелеңне яңадан агартып булмаган кебек.

Хөкем каршына килеп басса да, аның да закон тарафыннан билгеләнгән хокуклары бар. Бурычлары булган кебек үк... Хөкемдар аңа бик яхшылап хокукларын аңлатты, аның эшен караучы хөкемдар, суд барышын кәгазьгә төшереп баручы суд сәркатибе, яклаучы белән эшләргә, бәлки, әлеге судья урынында башкасын күрергә теләү-теләмәве белән кызыксынды. Закон нигезендә үз-үзенә каршы күрсәтмә бирмәскә хокуклы икәнлеген дә искәртте.

И. законсыз рәвештә нар-котик матдәләр сатып алган һәм кулланган булып чыкты. Полиция хезмәткәрләре аны нәкъ менә шул вакытта тоткарлаганнар да инде. Ди-мәк, аның турында инде хокук саклау органнары белгәннәр, аны күзәткәннәр булып чыга түгелме соң? Бәлки, аның наркотик матдәләрне куллануы беренче тапкыр гына да булмагандар?

Наркотикларның законсыз әйләнеше, аны законсыз сатып алу һәм куллану белән бәйле хокук бозуларның шактый төре авыр җинаятьләр рәтенә кертелгәнлектән, дәүләт гаепләүчесе суд утырышын  гадиләштерелгән тәртиптә алып барырга рөхсәт бирмәде һәм ул кичектерелде.

И.нең хәленә керергә һәм ярдәм итәргә тырышып, уты-рыштан соң аның янына ашыгам:

— Кеше ялгышмыйча торал-мый. Бәлки, сиңа ярдәм ки-рәктер? — Районда күп еллар наркотик матдәләр кулланган, “авыр” наркотикларга ка-дәр барып җиткән, ләкин үз-ләрендә алардан ваз кичәрлек көч тапкан, бүгенге көндә кайчандыр үзләре кебек җәһәннәм юлына басканнарга ярдәм кулы сузучылар барлыгын аңлатам.

– Юк, юк, апа, бернинди ярдәм кирәкми. Мин бит наркоман түгел. Ялгыш кына, бер генә тапкыр кулланып карадым...

Гаебен чын күңелдән тануын, кылган гамәлләренә үкенүен, психиатр-наркологта исәптә тормавын, нарпкотик матдәләргә бәйлелеге бул-мавын,  балигъ булмаган балалары һәм башка йом-шарткыч дәлилләре барлыгын истә тотып, суд аны ирегеннән берничә елга шартлы рәвештә мәхрүм итү турында карар чыгарды.

 

Мин җинаять эшләмәдем

Әлбәттә, әлбәттә, эшләмә-гәнсеңдер. Урламагансың, кешегә кул сузмагансың, аңа яла якмагансың. Әмма бакчаңда составында нар-котик матдәләр булган үлән чәчкәнсең, аны, чүпләрен утап, су сибеп, кадерләп үс-тергәнсең, саткансың. Шуның белән кешенең тән һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян сала торган гамәл кылгансың. Әмма башкаларга күпме зыян китерә, күпме кешенең күз яшьләрен түктерә, күпме язмышларны чәлпәрәмә ки-терә  торган бу гамәл закон телендә “җинаять” дип атала. 

Дөрес, суд материалла-рыннан күренгәнчә, район торак пунктларының берсендә яшәүче пенсионер К. сос-тавында наркотик матдәләр булган үләнне башта үзе өчен генә, матурлык өчен генә үстергән. Ләкин әйләнә-тирәдә кайда нәрсә начар ятканын карап кына торучылар да юк түгел. Нәтиҗәдә озакламый аның бакчасына күз салучылар табылган, ә К. бик теләп күп-медер түләү бәрабәренә хәзинәсендә бары белән бүлешергә ризалашкан. Нәкъ менә шундый “бүлешү”ләрнең берсе аның өчен фаҗигале тәмамлана да инде – процесс барышында ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Суд барышында К. үзенең гаебен танымый:

– Мин бернинди җинаять тә эшләмәдем, ул үләннәрне мин үзем өчен үстердем!

Ләкин тикшерү барышында тупланган материаллардан күренгәнчә, К.ның гаебе ачыкланган дип санала, закон тарафыннан аның гамәлләре “зур күләмдә составында наркотик матдә булган үлән үстерү” дип бәяләнә, тик үләнне алдан ук сату өчен үстергәнлеге исбат ителмәгәнлектән, хө-кем карарын чыгарганда бу пункт иск алынмый. Ә инде аның гаебен танымавы суд тарафыннан “К.ның үз-үзен яклауга хокукы” дип карала. Йомшарткыч дәлилләре бар-лыгын истә тотып, К. шартлы рәвештә ирегеннән өч елдан артык срокка мәхрүм ителә. 

 

Гаебемне таныйм

Район торак пунктларының берсендә яшәүче С. исә кеше бакчасына карангалап йөрми – составында наркотик матдә булган экстрактны үзе әзерли. Үзе өчен генә әзерләнгән бу матдә, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китермәсә дә, “законсыз әзерләнгән һәм законсыз сакланган” дип бәяләнә. Күләме дә – ә ул 1,555 грамм булып чыга – “шактый күләмдәге” дип квалификацияләнә.

Суд барышында С. үз гаебен тулысынча таный, әмма Россия Федерациясе Конституциясенең 51 маддәсе нигезендә күрсәтмә бирүдән баш тарта. Тикшерү барышында тупланган мате-риаллар нигезендә аның гаебе тулысынча исбатлана.

Билгеле, карар чыгарганда, суд җинаять кылуда шик-ләнелүче гамәлләренең характерын һәм җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, әлеге гамәлне кылганнан соң үзен ничек тотуын истә тота. Әлбәттә, җәзаны йомшарткыч хәлләр дә искә алына. Бу очракта да хөкемгә тартылучының балигъ булмаган балалары барлыгы, үзе һәм якыннарының сә-ламәтлек дәрәҗәсе һәм башкалар истә тотыла, бик үк каты булмаган җәза хөкемгә тартылучының төзәлүенә этәргеч бирер, дип карала. Нәтиҗәдә С., хезмәт хакының ун проценты дәүләт файдасына тотып барылу белән бергә, бер елга төзәтү эшләренә хөкем ителә. Өстәвенә суд аңа наркоманиядән мәҗбүри дәвалау курсы һәм медицина реабилитациясе үтүне дә йөкләде.

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 маддәсендә каралганча, наркотик, психотороп матдәләр һәм аларның аналогларын, составында наркотик матдәләр булган үләннәрне законсыз сатып алу, саклау, күчерү, әзерләү халыкның сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлаклылыкка каршы эшләнгән җинаять дип бәяләнәләр. Алар өчен зур күләмдә штрафлар, иректән мәхрүм ителү каралган. Наркотик матдәләрнең аеруча зур күләмдәге законсыз әйләнеше өчен 500 000 сумга кадәр штраф салынырга һәм хөкемгә тартылучы ирегеннән 10-15 елга мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук хезмәт вазифасы һәм иреге буенча чикләүләр һәм башка төр җәзалар кулланылуы да ихтимал.

 

 

Зөлфия Шәрипова

ФОТО:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев