САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

99 яшьлек Зәкия апа комсомол булган чакларын сагына

Карашай Саклауда яшәүче Зәкия апа Шәйдуллинага быел 99 яшь тулды. Әле аңа бу яшен һич тә бирерлек түгел.

 Комсомол чыныгуы узган чаялыгы белән ул әле дә булса авылдашларын, райондашларын таң калдырып яши. Күптән түгел колагына аппарат куйдырырга шәһәргә барган булган. Анда да ветеранның үткенлегенә, зиһененә шаккатканнар. Кулларына матур беләзекләр, түшенә төрле төсле төймәләр таккан әбекәйне курчакка тиңләгәннәр. 
- Комсомол секретаре булып эшләдем. Алдынгы секретарь буларак, 1944 елны, 70 кешегә мине бригадир итеп билгеләп, Казанга “Пролетар” заводына ярдәмгә җибәрделәр. Аннан 1945 елда гына кайттык. Аллага шөкер, эшләдек тә, сынатмый яшәдек тә. Балалар да тәртипле, тәрбияле булдылар. Бүгенге көндә дә гәҗиттән барысын да укып, тикшереп барам. Шуңа сөенәм: район алдынгылар рәтендә бара, - ди Зәкия апа. 
Ул – сәяси репрессия корбаны да. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов аңа район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән күчтәнәч тапшырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева истәлекле сәгать бүләк итте. 
Йөзьяшәр әбиебез хакында тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова фотолары һәм язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев