САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

9 айда “Халык контроле”нә 191 гариза кергән

Агымдагы елдан гражданнар “Халык контроле”нә махсус операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары, гуманитар ярдәм турындагы сораулар белән дә мөрәҗәгать итә алалар.

Билгеле булганча,Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы 2012 елның 16 апреленнән бирле эшли. Ул халык проблемаларына бар кеше өчен дә ачык булган ресурсларда билгелелек бирү максатыннан тормышка ашырыла. “Халык контроле” шулай ук – халык өчен гражданнарның сорауларын тиз арада хәл итү, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген контрольдә тоту, аның нәтиҗәлелегенә бәя бирү мөмкинлеге дә ул. Агымдагы елда районда әлеге система ничек эшләде? Аның ярдәмендә халыкны борчыган нинди проблемалар хәл ителде? Район башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Рамил Гайсин белән шул хакта сөйләштек.

  • Рамил Габбәсович! Иң элек искә төшереп үтик әле: “Халык контроле”нә ничә төрле категория буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
  • Дәүләт мәгълүмати системасында 102 категория. Ләкин ул даими рәвештә тулыландырылып, ягъни аңа яңа категорияләр өстәлеп тора. Аның ярдәмендә социаль өлкә, бизнес, экология, юллар, автомобильләр, төзекләндерү һәм инфраструктура, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларга караган проблемаларны хәл итәргә мөмкин. “Халык контроле”нә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше, хуҗасыз хайваннар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу, спорт, мәдәният объектларының эшчәнлеге, мәдәният һәйкәлләрен саклау һәм башка тармакларга кагылышлы проблемалар белән дә мөрәҗәгать итәргә була. Яңа категорияләр өстәлүгә килгәндә, бер мисал китереп үтәсем килә. 2020 елда “Каты көнкүреш калдыклары” юнәлеше буенча өч яңа категория өстәлгән иде. Хәзер кешеләр бу категориядәге 60 тан артык юнәлеш буенча мөрәҗәгатьләр калдыра алалар. Исеменнән аңлашылганча, бу категория буенча торак-коммуналь хуҗалыгы, территорияне төзекләндерү буенча барлык проблемаларны күтәреп була. Мәсәлән, “Каты көнкүреш калдыкларын чыгару” категориясе буенча тулы контейнерлар, чүпне вакытында чыгармау, график бозылу кебек күренешләр турында хәбәр итәргә мөмкин. “Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү”дә контейнерлар булмау яки җитмәү, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, аларның СанПин таләпләренә җавап бирү-бирмәве хакында хәбәр итә аласыз. «Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәткә түләү» категориясендә бердәм тариф формалаштыру, түләнергә тиешле акчаның дөрес исәпләнгәнме-юкмы икәнлеге турындагы хәбәрләрне урнаштырырга мөмкин.
  • Системага махсус операциядә хезмәт итүчеләргә кагылышлы категория дә өстәлгән дип беләбез.
  • Әйе, күпләр, мөгаен, аны көтеп алгандыр. Агымдагы елның апрель аеннан гражданнар “Халык контроле”нә махсус операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары, гуманитар ярдәм турындагы сораулар белән дә мөрәҗәгать итә алалар. Хәрби хезмәт үтүчеләр, махсус операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары өчен медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү категориясе эшли. Биредә шулай ук контракт буенча хезмәт, санатор-курорт дәвалавы, белем алу, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру кебек проблемаларны да хәл итәргә мөмкин. Шулай ук сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге, диспансеризация үтү турындагы хәбәрләр дә кабул ителә.
  • Агымдагы елның 9 аенда системага район буенча күпме мөрәҗәгать керде һәм алар ничегрәк хәл ителде? Гомумән, халыкны күбрәк нәрсә борчый?
  • Барлыгы 191 мөрәҗәгать керде. Иң күп, ягъни 34 мөрәҗәгать кар чистартуга кагылышлы иде. Аларның барысы да үз вакытында хәл ителә барды. Балалар мәйданчыгын ремонтлау буенча мөрәҗәгать җиткерделәр. Баскетбол мәйданчыгына яңа боҗралар элүне, Җәлил поселогындагы фонтанны төзекләндерүне сорадылар. Кыш көне түбәгә чыгу юлы кату һәм бәс белән каплану сәбәпле, яз җиткәч, чардактан су үтә, дип мөрәҗәгать иттеләр, чыгу юлын җылытуны, төзекләндерүне үтенделәр. “Банк ягыннан “җәяүле кичүе” билгесе бар, чиркәү ягыннан юк. Бу авария ситуациясе тудыра”, – дип мөрәҗәгать иттеләр шул ук Җәлил поселогыннан. Болар барысы да уңай хәл ителде. Гражданнар соравы буенча шулай ук җимерелгән бордюр, күп катлы йортның бер подъездында почта тартмалары алыштырылды, подъезд ишегенә доводчик урнаштырылды. “Пластик калдыклар савыты тулган, пластик шешәләрне савыт янына өя башлаганнар”, – дигән хәбәр дә игътибарсыз калмады. Бер күп катлы йорт янындагы эскәмия алыштырылды.
  • Кешеләр гаебе, аларның үз куллары белән эшләнә торган җитешсезлекләр дә булдымы?
  • Юлтимер авылы янындагы тукталышта чүп калдырып киткәннәр. Бу бит инде күктән төшмәгән, кем дә булса шунда ташлап калдырган. Җәлил поселогында хәтта гомуми йорт территориясенә хуҗа булып алучылар да булды. Берничә кеше: “Территориягә вак таш һәм асфальт җәюне оештырдык”, дигән сылтау белән чит машиналарны йорт янына куйдырмый башлаган. Әлбәттә, анда тиз арада тәртип урнаштырылды.
  • Кире кагылган заявкалар да булдымы?
  • Андый мөрәҗәгатьләр 14 булды. Һәркайсының җитди сәбәбе бар. Әйтик Җәлил поселогыннан “Безнең территориягә «КамАЗ”лар ком ташый. Асфальт юллар җимерелде, җиңел машина белән үтәрлек түгел”, дип яздылар. Моның өчен әзерлек, шактый акча һәм вакыт кирәк, шуңа күрә бу эш беразга кичектерелде. “Асфальтка яңгыр суы җыела, агып китү юлы юк, нәтиҗәдә асфальт җимерелә”, – дигән заявканы хәл итү өчен дә вакыт кирәк. Юллардагы чокыр-чакыр белән дә шундый ук хәл, бу эшне планга кертү сорала.
  • Узган елгыдан калган заявкалар күп булдымы?
  • Үткән елдан 11 мөрәҗәгать хәл ителмичә калган иде. Быелга чыккач, аларның 9 буенча эш башкарылды. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: “Халык контроле” халык белән хакимият арасындагы әһәмиятле күпер булып тора, шуңа күрә кешеләрнең күргән, ишеткән җитешсезлекләр турында вакытында мөрәҗәгать итүләре яхшы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев