САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 июнь – Халыкара әкият көнендә җиңүче билгеле булачак

Агымдагы елның 1 мартыннан без «Балалар әкият сөйли» дип исемләнгән акция игълан иткән идек.

Бүгенге көндә аңа җиде нәни дустыбыз кушылды. Акциябезне яраткан йорт хайваннарына багышладык. Алар турында, аңлавыгызча, балалар сөйлиләр. Әкият сөйләгән моментны видеога яздыртып, аны матбугат үзәгенә юлларга кирәк иде. Акция әлегә дәвам итә, ул тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Анда катнашуның шарты – видеоязманың озынлыгы биш минуттан артмаска, катнашучыларның яше өчтән алып алтыга кадәр булырга тиеш. Видеоларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә дә, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге»нә алып килергә дә була.
Соңгы шарт – акциядә катнашу түләүле, бәясе кыйммәт түгел – нибары илле сум. Җыелган акчалар җиңүчеләргә бүләккә тотылачак. Катнашуыгызны көтеп калабыз, кадерле дуслар!
Йомгак 7 июнь – Халыкара әкият көнендә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев