САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 – 13 сентябрь көнәренә астрологлар ни фаразлый?

.

Кучкар (21.03 – 20.04)

Эш урынында килеп туган бәхәстә, үзегезгә генә хас осталык белән, бик матур җиңеп чыгачаксыз. Әлбәттә, хезмәттәшләрегез арасыннан кайберләренең моңа ачуы да чыгар. Әмма сезгә борчылырга урын юк. Хәер, ул кемсәләрдән акыллырак икәнлегегезне бик озакламый тормыш үзе тагын бер кат күрсәтәчәк. Менә шунда инде гаделлек тә торгызылачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштәге проблемалардан читләшү яки шәхси мәсьәләләр буенча дәшмичә калу вакыты түгел. Нинди генә хәлләр килеп чыкмасын, үз фикерегездә нык торыгыз, сүзегезне аяк астына салып таптарга ирек бирмәгез. Аннан килеп, акчаны кысыбрак тотарга тырышыгыз, әмма ташламалы бәядән товарлар сатып алмагыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Җитди эшләргә алыну өчен искиткеч уңайлы вакыт. Алдыгызда барлык ишекләр киерелеп ачылачак, көтелмәгән җирдән ярдәмчеләрегез килеп чыгачак. Өстәвенә әле шәхси тормышыгызда да моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ап-ак полоса башланып китәчәк! Дуслык-татулык та, акчасы да – барысы да булачак!

Кысла (22.06 – 22.07)

Салкын тию билгеләре булса, кичекмәстән чаралар күрегез. Йорт мәшәкатьләрен якыннарыгыз белән бүлешегез, эштә дә артыгын бетеренмәгез. Нык кына алҗу да сәламәтлеккә бәрергә мөмкин чөнки. Кыскасы, бу атнада кемнәргәдер ярарга, җан-фәрманга эшләргә тырышмыйча гына, күбрәк үзегезне кайгыртыгыз, чирләрдән сакланыгыз.

Арыслан (23.07 – 23.08)

Акча һәм… мәхәббәт алгы планга чыгар. Әйтергә кирәк, тегесендә дә, монысында да бик тә уңай килер! Моның өчен фәкать ике шартны гына үтәргә: һәр нәрсәдә сакчыл булырга (шул исәптән финанс мәсьәләсендә) һәм тирәгездәгеләрне кирәксә-кирәкмәсә тәнкыйть уклары белән чәнчемәскә кирәк. Атна ахырында тормышыгызга бик шәп бер яңалык та үтеп кермәгәгәе әле.

Кыз (24.08 – 22.09)

Көч-дәртегез, кәеф-рухыгыз – барысы да тиешле югарылыкта! Шулай да сүзләрегезне белебрәк сөйләп, гамәлләрегезне чамалабрак башкару зыян итмәс. Барысын да алдан бик төгәл уйлап, планлаштырып куйсагыз, искиткеч шәп уңышларга ирешерсез. Тик дөнья артыннан куып, күптәнге дусларыгызны гына онытып бетермәгез. Үпкә белдерергә мөмкиннәр…

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Шашкын мәхәббәт әсирлегенә эләгүегез бар. Хисләргә бирелеп, башыгызны гына югалта күрмәгез берүк! Баш дигәнебез әлегә эш өчен бик кирәк. Ә эш галәмәт күп булачак һәм аны үзегездән кала беркем дә булдыра алмаячак. Шуңа күрә тугарылып китмичә генә, көч-куәтегезне туплап, матур гына эшләргә әзер булып торыгыз.

Чаян (24.10 – 22.11)

Ерактагы туганнарыгызга бәйле көтелмәгән хәлләр гадәттәге тормыш рәвешен берникадәр үзгәртергә мөмкин. Шул ук вакытта керемнәрегез күзгә күренеп артыр. Ә бу яңа торак яки кәттәрәк машина сатып алу хыялларына китерер. Чыннан да, алга таба байлык-муллыкта яшәү өчен бик шәп мөмкинлекләр ачылыр. Шулай икән, теге хыялларыгыз, әлбәттә, тормышка ашар!

Укчы (23.11 – 21.12)

Бик тә киеренке эшкә әзерләнегез. Үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән булыгыз, хаклы икәнлегегезгә тамчы да шикләнмәгез, кыю төстә алга барыгыз. Атна ахырында көтелмәгән бер очрашу карьера баскычыннан югарырак үрмәләүгә юл ачар. Балаларча эчкерсез сөенү-шатлану сәбәпләре моның белән генә дә бетмәячәк әле.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Әйбәт кенә акча эшләргә вакыт. Тик артык күпне вәгъдә иткән тәкъдимнәрдән баш тарту хәерлерәк. Сыналган дус-танышларыгыз аша табылган акча эшләү юлларыннан кала, башкасына кызыкмагыз, дигән сүз. Хезмәттәшләрегез арасыннан берәрсе бу мәсьәләдә үзегезгә бик вакытлы һәм кирәкле ярдәм күрсәтер.

Сукояр (21.01 – 19.02)

Акчалы чор. Тегеннән-моннан керем килеп кенә торыр. Бу исә күңелегезне үсендереп, матур гына планнар кора башлауга китерер. Тик менә эштә генә болытлар берникадәр куера башламагае. Соңга калмаска тырышыгыз, ничек кенә авыр булса да, бурычларыгызны үтәүдән баш тартмагыз. Шулай икән, кирәкмәгән проблемалардан бик җиңел генә котылып калачаксыз.

Балык (20.02 – 20.03) К

өч-куәтегез әллә ни ташып тормаска охшап тора. Шуңа күрә зур, мөһим эшләр планлаштырмыйча торыгыз. Әлегә артык көч таләп итмәгән гадәти эшләр белән шөгыльләнсәгез, шул җитә. Ә иң яхшысы – чираттагы ялга чыгу яки һич югында беразга урын алыштыру.

ЧЫГАНАК:https://vatantat.ru/2020/09/33601/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев