САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

28 ноябрьдә патриот язучы Гадел Кутуйның тууына -115 ел

Абаганың чәчәкләрен беркемнең дә күргәне юк. Бары тик борынгы ышануларда гына абага июнь аенда, тын һәм караңгы төн уртасында дини бәйрәм - Иван Купала бәйрәме алдыннан чәчәк ата диелә. Хыялый кешеләр бу гаҗәеп чәчәкне эзләгәннәр, ул могҗизалы көчкә ия - җиргә яшерелгән хәзинәләрне табарга ярдәм итә, дип уйлаганнар. Ләкин, инде күптән билгеле булганча, абаганың чәчәге юк. Ә менә шушы сихерле чәчәк турында язучы Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повесте һәммә кешегә таныш.

28 ноябрьдә патриотик язучы Гадел Кутуйның тууына -115 ел.
Гадел Кутуй (15(28).11.1903— 16.06.1945 Язучы hәм шагыйрь Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 нче елның 28 нче ноябрендә Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында туа. Мәктәптә белем ала. Самара шәhәрендә яши. Озакламый Казанга күчеп килә. 1942 нче елның июнендә сугышка китә. Бөек Ватан сугышында катнаша.1944 нче елда, берничә айга ялга кайткан арада, ул “Рөстәм маҗаралары” дигән фантастик повесть язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой - язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли. Сугыш беткәч, 1945 нче елның 15 нче июнендә Польшада вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев