САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

25 – 31 мартка йолдызлар фаразы

-

Кучкар.
Горурланырлык нәрсәләрегез бар, әмма уңышларыгыз белән мактанмагыз. Максатыгызга ирешү өчен кабат-кабат бик тырышырга туры киләчәк. Бу атнада бөтен вакытыгызны эш «йотар», җаваплылык һәм киеренкелек артачак. Сезгә битараф булмаганнардан игътибар гына таләп итмәгез, аларга да яхшылык эшләгез. Ял көннәрен якыннарыгыз белән үткәрегез.

Үгезбозау.
Эш процессы белән турыдан-туры катнашуыгыз таләп ителәчәк. Ситуацияне контрольдә тоту өчен бөтен игътибарыгыз кирәк булачак. Тирә-юньдәгеләр белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Сишәмбе — активлык һәм тәвәккәл адымнар өчен уңайлы көн. Җомга көнне дуслар өчен кичә оештырыгыз.

Игезәкләр.
Бу атнада вак-төяк күңелсезлекләргә игътибар итмичә, уңышлы эшли алырсыз, ә коллективтагы үзгәрешләр карьера үсеше һәм хезмәт хакы артуга китерәчәк. Планнарыгыз тормышка аша башлар. Шәхси тормышта бернәрсә дә планлаштырмау яхшырак, барысы да үзеннән-үзе килеп чыгачак. Җомга бүләкләр, чәчәкләр, сюрпризлар көтегез.

Кысла.
Хыялларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге туар. Хыялыгыз юкмы? Ашыгыч рәвештә уйлап чыгарыгыз. Вакыйгаларга бай атна башлана. Эштә барысын да ашыгыч хәл итәргә кирәк булачак. Үз көчегезгә ышаныч һәм ярты юлда туктамаска кирәк булачак. Ләкин кабалану бернәрсәгә дә китермәс. Ял көннәрен күңелегезгә ошаган кешеләр арасында үткәрегез.

Арыслан.
у атнада һөнәри эшчәнлек һәм иҗади эзләнүләр өлкәсендә активлык артачак. Бар да яхшы булыр, ләкин уяу торыгыз, бәхет теләсә кайсы вакытта артын күрсәтергә мөмкин. Бигрәк тә борын чөйсәгез һәм ял итәргә уйласагыз. Өстәвенә, җитәкчеләр үз карашларын еш үзгәртәчәк. Шимбә бик катлаулы һәм мәшәкатьле көн булырга мөмкин.

Кыз.
Бизнес партнерлары белән киеренкелек туарга мөмкин, бары тик зирәк компромисс кирәк булыр. Мәнфәгатьләрегезне яклагыз. Барлык сүзләрегез дә ошамаячак, алар хезмәттәшләр арасында низаг тудырырга һәм җитди конфликтка китерергә мөмкин. Җомга көнне сәфәрләр һәм сәяхәт уңай булачак. Билгеләнгән ялыгызны күчермәгез.

Үлчәү.
Бу атна чагыштырмача киеренкерәк булачак. Вәгъдәләрегезне үтәргә туры килер, моның өчен вакыт табылачак. Әмма тырышлыкларыгыз юкка гына булмас. Сезне шәхси тормышта бик күңелле вакыйгалар көтә. Бу көннәрдәге якты һәм тирән кичерешләр ташып чыгар. Аулак урында пассив ял итегез.

Чаян.
Атнаның башында ук карьера үсеше мөмкинлеге туар, байлыгыгыз артыр. Уңышның нигезе — шәхси һәм эшлекле элемтәләрне куллануда. Бу вакыт очрашулар һәм кызыклы танышулар белән истә калачак. Шәхси проблемаларны чишүне озакка сузмагыз. Мөһим адым ясау өчен яхшы вакыт. Иң кыю хыяллар тормышка ашарга мөмкин.

Укчы.
Бу атна эшлекле планнарны тормышка ашыру өчен уңай, хезмәт хакын күтәрергә мөмкиннәр. Фатир ремонтлау, җиһазлар сатып алу, эчке бизәү өчен яхшы мизгел. Әгәр дә килеп чыккан шартлардан канәгать булмасагыз, үзегездә берәр нәрсәне үзгәртегез, калганы үзе үзгәрәчәк. Атна ахырында бүләкләр һәм игътибар көтегез.

Кәҗәмөгез.
Бу атнада кирәкле кешеләр белән аралашуга аеруча игътибар итегез. Һөнәри казанышларыгыз сөендерер. Дүшәмбе — сәяхәт башлау өчен уңышлы көн. Пәнҗешәмбе һәм җомга үз көчегезгә ышану сезнең өчен эшләр. Якшәмбе якыннар белән мөнәсәбәтләр стратегиясен яңадан карап чыгарга кирәк.

Сукояр.
Психологик проблемаларга аеруча игътибар итегез. Югыйсә сагыш һәм депрессия басар. Вакытында эшләнгән гади чаралар эчке ышанычыгызны ныгытыр. Җомга иске проблемаларны чишү мөмкинлеге булыр. Үз юлыгызны эзләү һәм йомгак ясау өчен яхшы вакыт. Ял көннәрендә ашыгыч чишүне таләп иткән көнкүреш мәсьәләләре турында борчылырсыз.

Балык.
ормыш рәвешенең тотрыклылыгы һәм оптимистик кәеф сезгә киртәләрне җиңел үтеп, җиңәргә мөмкинлек бирәчәк. Атна башында беркая да соңга калмагыз, пунктуальсезлек проблемаларга китерә. Сишәмбе һәм шимбә көннәрендә тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрне ачыкламагыз, җитди бәхәскә килерсез.

Чыганак:https://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/25-31-martka-ioldyzlar-farazy

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев