САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда кемнәр пенсиягә чыга?

1966 елда туган хатын-кызлар (аларга 58 яшь тула) һәм 1961 елда туган ир-атлар (аларга 63 яшь тула) 2024 елда пенсия яшенә җитә.

Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Картлык буенча иминият пенсиясенә хокук 2024 елда 3 шарт үтәлгәндә барлыкка килә:

  • 59 һәм 63 яшьлек пенсия яшенә җитү,
  • кимендә 15 ел иминият стажы,
  • шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК) кимендә 28,2.

ИПК күрсәткече рәсми хезмәт хакы һәм күчерелгән иминият кертемнәренә бәйле. Аларны кайсыбер иминият булмаган чорлар өчен дә бирәләр. Мәсәлән, 1,5 яшькә кадәр бала, инвалид, 80 яшьтән өлкәнрәк кеше тәрбияләгән өчен.

Пенсияне алдан билгеләү күп балалы аналарга, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, Ерак Төньякта эш стажы булганнарга, шулай ук билгеле бер эшчәнлек алып барган кешеләргә кагыла. Һәр категория өчен стажга һәм пенсиягә чыгу яшенә аерым таләпләр билгеләнгән.

Стажы һәм ИПК җитмәгән кешеләргә, пенсия яше җиткәннән соң 5 ел узгач, минималь күләмдә социаль пенсия билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/2024-elda-kemnar-pensiyaga-cyga-5863050

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев