2019 елда кайсы тармак хезмәткәрләре эшеннән кыскартылырга мөмкин?

Киләсе елда барлыгы 230,8 мең кеше эшеннән колак кагарга мөмкин, дип фаразлыйлар Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елда кайсы тармак хезмәткәрләренең эштән кыскартылырга мөмкин икәнлеге хакында сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама ясап хәбәр итә.

Басма министрлыкның хезмәт базарындагы вәзгыять һәм аның үсеш фаразлары турындагы аналитик мәгълүматларына таяна.

"Анда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 12 декабрьдән 12 мартка кадәр кайсы тармак хезмәткәрләренең эшен югалтырга мөмкин икәнлегенә бәя биргән. Министрлыкның фаразлары 12 миллион кеше эшли торган 46 мең оешмада үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнгән", - диелә мәкаләдә.

 

Сораштырудан күренгәнчә, киләсе елда финанс һәм банк өлкәсендә эшләүче 30,5 мең кеше эшен югалтырга мөмкин. Транспорт өлкәсендә хезмәт куючы 27 меңнән артык кешегә дә шундый куркыныч яный. Өченче урында – электр җиһазлары, исәпләү техникасы җитештерү тармагында эшләүчеләр (16,6 мең кеше).

"Башка тармакларны да исәпкә алганда, 2019 елда барлыгы 230,8 мең кеше эшеннән колак кагарга мөмкин, дип фаразлыйлар Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Аларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яши", - дип искәртә басма.

Фото: https://pixabay.com | PaliGraficas

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде