САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 июньнән Казан автобусларында билет бәясен банк картасы белән түләп булачак

Карта белән түләгәндә юл йөрү бәясе үзгәрмәячәк һәм 27 сум тәшкил итәчәк.

июньнән Казанның җәмәгать транспортында билет бәясен банк картасы белән түләп булачак. Шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«1 июньнән шәһәр маршрутларында эшли торган барлык автобусларда сынау режимында билет бәясен теләсә нинди түләү системасындагы PayPass функциясе булган банк картасы ярдәмендә түләп булачак. Сынау режимы бер ай дәвам итәчәк», - диде ул.

Карта белән түләгәндә юл йөрү бәясе үзгәрмәячәк һәм 27 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде Айдар Габделхаков.

 

Узган елның маенда әлеге проект барлык трамвайлар, троллейбуслар һәм метрополитенда гамәлгә ашырылды. Аны гамәлгә керткәч, транспорт хезмәтләреннән файдаланган өчен банк карталарын кулланучы пассажирлар саны 12 тапкырга диярлек артты һәм ул хәзер барлык пассажирларның 10 процентка якынын тәшкил итә.

Әлеге яңалык 1 июльдән транспорт чаралары салоннарында контроль-касса техникасын куллану турындагы федераль закон үз көченә керү белән бәйле.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев