САРМАН
  • Рус Тат
  • Урал тауда – кабат "Сарман" җыры

    16 нчы июньдә Сарман районы делегациясе Магнитогорск шәһәре Сабан туенда катнашты. Аны район башлыгы Нәфис Закиров җитәкләде. Металлурглар шәһәре Сабан туенда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Сарман районы башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, районның сәнгать, спорт осталары һәм башкалар катнаштылар. Район делегациясе Магнитогорск шәһәрендә...

    16 нчы июньдә Сарман районы делегациясе Магнитогорск шәһәре Сабан туенда катнашты. Аны район башлыгы Нәфис Закиров җитәкләде. Металлурглар шәһәре Сабан туенда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Сарман районы башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, районның сәнгать, спорт осталары һәм башкалар катнаштылар.
    Район делегациясе Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр түгел. Сарманлылар узган ел да металлурглар шәһәре Сабан туенда катнашкан һәм биредә аларны бик яратып, "Безгә тагын килегез!" - дип озатып калганнар иде. Без дә, үз чиратыбызда, Урал елгасы буена утырган данлы металлурглар шәһәреннән бик җылы тәэсирләр белән кайткан идек. Зәңгәр таулар иле белән Урал таулары итәгенә урнашкан, илнең иң эре промышленность үзәкләреннән берсе булган кала арасындагы дуслык җепләре нык булып чыкты: ерак араларны якын итеп, түбәләре күккә тоташа язган Урал таулары аша без тагын әлеге калага юл тоттык.
    Дуслык җепләре генә түгел, күңелләрнең бер-берсенә омтылышы да көчле булгандыр. Узган гасырның 30 нчы елларында нигез салынган, "Магнит станицасы" дип аталган бараклар поселогыннан матур шәһәргә әверелгән бу каланың нигез ташларына Татарстаннан репрессияләнгән 100 меңнән артык милләттәшебезнең дә маңгай тирләре түгелгән. Бүгенге көндә анда 400 меңнән артык кеше яши. Аларның 24,5 меңе - татарлар. Магнитогорск бүген - кара һәм төсле металл җитештерүче, дөньякүләм металлургия предприятиеләре белән дан тотучы, үз продукциясен чит илләргә дә чыгаручы заманча шәһәр. Аның металлургия комбинаты иң мөһим стратегик объект та булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында биредә һәр өченче снаряд һәм һәр дүртенче танк җитештерелгән. Металлургия промышленностеннан тыш, монда азык-төлек, химик, аграр тармаклар да актив рәвештә үсә.
    Без инде металлурглар каласында сан буенча икенче урында торган татарларның мәдәни тормышы да гөрләп баруына узган ел ук инанып кайткан идек. Халкыбыз бирегә килеп урнашкан көннән үк үз динен тоткан, мәдәниятен үстергән, балалары, оныкларына үз телен өйрәткән, татар ансамбльләре оештырылган, татарча радиотапшырулар алып барылган, Сабантуйлар үткәрелгән һәм башкалар. Шәһәрнең үзендә генә түгел, чит төбәкләрдә дә танылган татар театры эшләгән. Кызганычка каршы, болганчык елларда ул бинасыннан мәхрүм ителгән. Биредә шулай ук күп еллар инде Кадиминур Таһиров җитәкчелегендә "Татар рухы" милли-мәдәни автономиясе, "Халыклар дуслыгы йорты" мәдәният учреждениесе, "Татар җаны" берләшмәсе эшли. Автономиянең бай эчтәлекле газетасы чыгып килә. Татар мәдәнияте бүлеге мөдире - республиканың Балтач районы кызы Кадрия Исхакова белән сөйләшеп алабыз. "Бер ел эчендә куандырырлык яңалыклар шактый булды. "Раушан" балалар вокаль ансамбле Туапсе шәһәрендә үткәрелгән халыкара фестивальдә призлы урын алды. "Дулкын" бию ансамбле "Уралым" төрек халыклары иҗатының төбәк фестивалендә лауреат булды. Автономия каршында тагын бер төркем - "Ялкын" оешты. Ул яшьләрне берләштерә, алар төрле чараларда башлап йөриләр. Быел Магнитогорск дәүләт һәм техник университетларында "Чәкчәк" бәйрәмнәре үткәрдек. "Татар рухы" автономиясе белән шәһәр хакимияте арасында мәдәниятне үстерү буенча килешү кабул ителде. Бәлки, үзебезгә аерым бина да бирерләр дигән өметтә яшибез", - диде ул. Сүзгә Магнитогорск шәһәренең сул як яр мәчете имамы, баянчы, мөнәҗәтләргә көйләр язучы Ильяс хәзрәт тә кушылды. "Күптән түгел балалар Сабан туе үткәрдек. Мәчет каршында алар өчен дини лагерь оештырдык. 150 урынлык мәчетебез һәр җомгада тулы була. Балалар, яшьләр күп йөриләр. Мәдрәсәбез үз укучыларын чыгарды,34 кешегә диплом бирдек", - дип сөйләде ул. Ильяс хәзрәт консерватория, Ислам-Россия университетын тәмамлаган, тормыш иптәше - тамырлары белән Карашай Саклау авылыннан булган Альбина ханым белән Сарманда да булып киткән һәм аның хакында күңелендә матур истәлекләр саклый.
    Узган елдагы кебек үк, Сабан туе шәһәр үзәгендә - шәһәрне икегә - Европа һәм Азия өлешләренә бүлгән Урал елгасының сул як ярында Җиңү паркында үткәрелде. Бәйрәм изге Коръән сүзләре белән башланып китте - төрле төбәкләрдән Сабан туена җыелган халыкны иң элек шәһәрнең имам-мөхтәсибе Өлфәт хаҗи Шакиров тәбрикләде. Бәйрәмне оештыручыларга, шәһәр мөселманнарына, бәйрәмне зурлап килгән Татарстан, Башкортостан кунакларына, башка төбәкләрдән килгәннәргә рәхмәт белдерде, сәламәтлек, тормышта, һәр эштә бәрәкәт теләде. Театральләштерелгән күренештән соң, Сабантуй мәйданы түренә Россия, Татарстан республикасы, бәйрәмне төп оештыручы - шәһәрнең үзәк ярминкәсе байраклары кертелде. Мәйдан түренә бәйрәм кунаклары атлады. Быел шәһәр Сабан туенда беренче тапкыр яшьләрдән торган "Салават" җәмәгать оешмасы да катнашты. Алар артыннан Башкортостан, Татарстан вәкилләре һәм башкалар атлады.
    Билгеле, Сабан туеның һәр төбәктә зурлап үткәрелүе, анда олы, дәрәҗәле кунакларның катнашуы аның милли бәйрәм генә түгел, ә бөтен дөньяда танылган, илләр, халыкларны берләштерүче, алар арасына дуслык җепләре сузучы олы чара - халыкара бәйрәмгә әверелгәнен күрсәтә. Быелгы Сабантуйда да төрле милләт вәкилләре, олы-олы кунаклар катнашты. Сабантуй халкын Магнитогорск шәһәре башлыгы Е.Тефтелев тәбрикләде. "Сабан туе - барыбыз да яраткан олы бәйрәм.
    Аның географиясе елдан-ел киңәя баруга без бик шатбыз", - диде ул. Депутатларның шәһәр җыены рәисе А.Морозов, шәһәрнең үзәк ярминкәсе директоры С.Курносов, "ММК" милек идарәсе җәмгыяте начальнигы С.Король, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Л.Колесникова, Чиләбе өлкәсе законнар җыены депутаты В.Евстигнеев, Башкортостан республикасы районнары вәкилләре дә халыкны бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин магнитогорскилыларга, бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның котлавын җиткерде. "Сезнең барыгызны да Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән татарның милли бәйрәме - Сабан туе белән котлыйм! Ул күп гасырлар буена татарлар өчен иң яраткан, көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Безнең милләттәшләр кайда гына яшәмәсеннәр, Сабан туе аларга тагын бер кат тамырларына орынырга, халкыбызның иң матур сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бүген ул Россия Федерациясенең күп төбәкләрендә, чит илләрдә үткәрелә һәм ул үз тирәсенә татарларны гына түгел, төрле милләт, төрле дин вәкилләрен дә җыя. Бу безне тагы да якынайта, тынычлык, дуслык җепләрен ныгыта. Россия тарихы, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас елында милли бәйрәмебез аеруча актуаль. Без аның Россиянең күп милләтле мәдәниятенең бөек елъязмасына ныклап кереп урнашуы белән чын күңелдән горурланабыз. Сабантуйның кабатланмас рухы сезгә озак вакытларга җитәрлек шатлык, күңел күтәренкелеге бирсен", - диелгән анда. Р.Вәлиуллин автономиягә спутниклы телевидение комплекты, китаплар бүләк итте. Сарман районы башлыгы Н.Закиров та бәйрәм котлавын ирештерде. "Данлы металлурглар шәһәре - Магнитогорск халкына ямьле Сарман буйларыннан кайнар сәламнәр алып килдек. Сабантуй - хезмәт сөючән, кунакчыл татар халкының күңел байлыгын чагылдыручы энҗе бөртеге. Бүген аның хакында бөтен дөнья белә. Ул лаеклы рәвештә бөтен дөнья мәдәниятенең бер өлеше булып тора, Россия Федерациясенең 55 төбәгендә, дөньяның 23 илендә бәйрәм ителә, республиканың тышкы элемтәләрен ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача, төрле илләр арасына дуслык күперләре сала", - диде ул һәм автономиягә, бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырды. Бәйрәм котлауларын ирештерүчеләр, көрәш батырына, иң матур биючегә, иң яшь катнашучыга, иң тырыш игенчегә һәм башкаларга атап, Сабантуй колгасына яулыклар бәйләделәр.
    Магнитогорск каласында безнең горурлыгыбыз - Уралның күренекле композиторы, Россия һәм Татарстанның композиторлар союзы әгъзасы, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры, шәһәрдә татар милли мәдәни үзәген төзүче Рафаил Бакиров яши. Аның әнисе Наилә ханым - Рантамак авылыннан. Рафаил абыйның әти-бабалары репрессия корбаннары булганнар. Якташыбыз - Магнитогорскида гына түгел, күп төбәкләрдә танылган "Яшьлек" татар-башкорт халык җыр ансамбле җитәкчесе дә. Быел ансамбль үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәмдә аларны зурлап сәхнә түренә чакырдылар, тәбрик сүзләре әйттеләр. Рафаил абый сарманлыларга да үзенең кайнар сәламнәрен ирештерде.
    Бәйрәм мәйданына аяк басу белән, "Татарстаннан да килгәннәр, алар бик матур концерт белән, данлыклы көрәшчеләре белән киләләр", - дигән сүзләрне шактый ишетергә туры килде. Әйе, татарстанлыларны биредә беләләр, яраталар, көтеп алалар. Бу без - сарманлылар күңеленә горурлык хисләре өстәсә, икенчедән - зур җаваплылык та. Чөнки сарманлыларның чыгышлары, спортта үз-үзләрен күрсәтүләре аша Сабантуй халкы бөтен Татарстанга, аның халкына үз бәясен бирә. Сарманлылар моны яхшы аңлап, бәйрәмгә ныклы хәзерлек белән барганнар иде. Алар мәйдан халкы, төрле төбәкләрдән килгән спорт осталары алдында сынатмадылар. 70 килограммга кадәрле үлчәүдәге көрәшчеләр арасында Рәмис Саматов - II, 80 килограммга кадәрле үлчәүдә Ренат Хәсәнов - III, 80 килограммнан артыграк үлчәүдә Ришат Гайнетдинов I урынны алдылар. Алмаз Әхмәдуллин да үзен оста көрәшче итеп танытты. Гер күтәрүдә Нәркиз Мөхәммәтов - I, Гаяз Искәндәров III урынга лаек булдылар. Сабантуйның абсолют батыры безнең Ришат булды. Ярышларга яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин хөкемдарлык итте.
    Җырчылар Рәфәт Абдуллин, Энҗе Миннегалиева, Ландыш Рәхимова, Дилүс Шәйхразыев, Алсу Хуҗина, гармунчылар Илһам һәм Илнар Шакировлар, Марина Царева җитәкчелегендәге "Апрель" бию коллективының чыгышларын бәйрәмне тамаша кылучылар көчле алкышларга күмделәр, аларны сәхнәгә кат-кат чакырдылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев җырлаганда, "Бигрәк матур җырлый, Илһам Шакировмы әллә бу?" - дип сораучылар булды. Күп бәйгеләр лауреаты, Зөһрә Сәхәбиева исемендәге Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган I төбәкара яшь җырчылар һәм фольклор башкаручылар фестиваленда Гран-прига лаек булган Алсуыбыз "Сарман" җырын башкарганда, аңа күпләр кушылды. "Сарман" җыры - безнең яшьлек җыры бит ул", - диде 81 яшьлек Рәйсә апа, дулкынлануын яшерә алмыйча. Сарманлыларның концертын алып баручы Аэлита Тимергалинаны да магнитогорскилылар бик яраттылар, һәр чыгуын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Башкортостанның күренекле һөнәри сәнгать осталары - Сибай дәүләт филармониясе биючеләре һәм җырчылары, Учалы шәһәре тау-баектыру комбинаты агрофирмасының Америка, Франция, Италия, Испания, Германия сәхнәләрен тоткан "Ләйсән" бию, "Тархан" җыр ансамбле артистлары белән беррәттән сарманлылар, мәдәният бүлеге мөдире Г.Латыйпова адресына да "Афәрин!" сүзләре күп әйтелде. Без Илһам Шакировлар, Зөһрәләр Ватанында яшәвебез, республикабызның йөз аклыгын күрсәтә алуыбыз, "Сарман"ыбызның бөтен дөнья татарларының яраткан уртак җырына әйләнүе белән тагын бер кат горурлык хисләре кичердек.
    Фәридә Тимербаева, Эльмира Әскәрова райондашларыбызның кул эшләреннән, китаплар, диск һәм башкалардан торган күргәзмә-ярминкә оештырдылар. Халык аларга сокланып кына калмады, бик теләп сатып та алды. Ә "Сарман" рестораны пешекчеләре бәйрәм кунакларына милли ашларыбызны тәкъдим иттеләр. Сабантуй кунаклары шулай ук Сарман чәкчәгеннән авыз иттеләр.
    Сабан туе күңелле мизгелләргә бай булды. Иң беренче чүлмәкне А.Морозов ватты. Иң өлгерләр туры, кыек баганаларга менделәр, мәйдан халкы нишләптер нигездә кызлар үз иткән "Кентавр" ат спорты мәктәбе спортчыларының чыгышларын карап хозурланды, капчык сугышларын карады, балалар пониларда, дөядә йөрделәр. Башкортостанның Әбҗәлил районы Теләш авылында яшәүче Галиннар гаиләсе оештырган археологик экспонатлар музееннан да кеше өзелмәде. Гаилә башлыгы Денислам әфәнденең сөйләвенә караганда, аның туган авылында табылган экспонатларга 100 мең, хәтта 3 әр миллион ел икән. Аның үз акчасына булдырган музейга төрле төбәкләрдән галимнәр, студентлар килә. "Үз тарихы, мәдәнияте һәм фәне белән шөгыльләнмәгән халык, иртәме-соңмы, алар белән шөгыльләнүче башка халыктан ала башлый", - ди ул.
    "Урал төбәгендә татар мәдәниятен, сәнгатен, телен яшәтүчеләрнең берсе ул", - диләр магнитогорскилылар автономия рәисе Кадиминур Таһиров турында. Милләт җанлы эшмәкәр автономияне җитәкләп кенә калмый, күп төрле чараларны үткәргәндә матди ярдәм күрсәтә, оештыру эшләрендә башлап йөри икән. Саубуллашканда, без Сабантуйдан алган тәэсирләребез белән уртаклаштык. "Сезнең Сабантуйлар федераль дәрәҗәдә үтә", - диде безгә Ренат Вәлиуллин. "Аны бу югарылыкка нәкъ менә сез - сарманлылар күтәрдегез. Бу татар халкының бердәмлеген, Республика Хөкүмәтенең үз халкына игътибарын күрсәтә. Зур рәхмәт сезгә", - диде Кадиминур әфәнде. Инде без Әлмәт ПОПАТы биргән уңайлы автобусларга утырып, кайтыр юлга кузгалыр алдыннан да, бик күпләр яныбызга килеп, рәхмәтләрен белдерделәр. Без дә үз чиратыбызда үз илләреннән, тарихи Ватаннарыннан читтә сагыну, җирсү хисләре белән яшәүчеләргә туган як сәламен, аның җылысын тапшыра алуыбызга ихластан сөендек.
    Н.Закиров, Г.Сәляхова кайгыртучанлыгы белән юл озынлыгы сизелмәде. Куанычлы бу сәфәрдән күңел тулы яңа кичерешләр, җылы тәэсирләр белән кайттык. Безне мәгърур Урал таулары артыннан да якты нурларын мул сибүче кояш озата барды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: