САРМАН
  • Рус Тат
  • Табигать тә игенчегә эшләсен

    Район язгы кыр эшләрен уңышлы гына төгәлләде. Хәзер игеннәрне тәрбияләү бара. Белгечләрнең бүген күңелләре тыныч: табигать әлегә игенче өчен эшли. Чәчүлекләрне Сабантуй алдыннан традицион карап чыгып, аларга бәя бирү барышында моны тагын бер кат билгеләп үттеләр. 6нчы июньдә үткән бу чарага агрофирмалар, аграр көллият директорлары, баш агрономнары, район авыл хуҗалыгы...

    Район язгы кыр эшләрен уңышлы гына төгәлләде. Хәзер игеннәрне тәрбияләү бара. Белгечләрнең бүген күңелләре тыныч: табигать әлегә игенче өчен эшли. Чәчүлекләрне Сабантуй алдыннан традицион карап чыгып, аларга бәя бирү барышында моны тагын бер кат билгеләп үттеләр.
    6нчы июньдә үткән бу чарага агрофирмалар, аграр көллият директорлары, баш агрономнары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россельхозцентр"ның ТР буенча филиалының район бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре тартылган иде. Алар басуларны карауны Сарман аграр көллияте биләмәләреннән башладылар. Иң элек рапс басуына тукталдылар. "Ритм" сортлы рапс 23-24нче апрельләрдә чәчелгән, басу өстәмә сый - һәр гектарга 120 килограмм исәбеннән азофоска, 100 килограмм аммиак селитрасы алган. 24нче апрельдә 100 гектарлы бу басуда эшләр төгәлләнгәч, янәшәдәге 75 гектарлы басуга арпа чәчәргә керешкәннәр һәм икенче көнне төгәлләгәннәр. Чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Бу басуларга да, 3-5нче майларда чәчелгән 210 гектарлы бодайга да югары бәя бирелде. Шунда ук ай башында яуган яңгырларның бик тә урынлы булуы турында сөйләшеп алдылар. Июнь башына туфракта дым запасы 120 миллиметр булып, берничә көн эчендә яуган 54 миллиметр аны нормадагыга җиткергән, ул 170 миллиметр тиеш, диләр.
    "Сарман" агрофирмасында шикәр чөгендере 2500 гектар мәйдан били. Ул, башка агрофирмалардагы кебек үк, бер массив булып, быел Морбаш һәм Мортамак басуларын алып тора. Чөгендерне 23 нче апрельдә чәчә башлаганнар. "Иртә дә чәчә алдык, елы да әйбәт килде, - ди агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов. - Иртә өлгерә торган "Орикс" сорты. Чүп үләннәренә каршы өченче кат эшкәртү соңгы кишәрлекләрдә бара. Чөгендерен алганчы, башка керәсе юк басуга". Һәр гектарда 100 мең үсемлек бар, уңышы 340 центнер булыр, дип көтелә. Агрофирманың башка басулары да каралды, тик аларга чаклы "Җәлил" агрофирмасы биләмәләре аша үтелде, фермерлар басуларын да карап үттек. Агрофирмада 36426 гектарда - арпа, 10658 гектарда - язгы бодай, 2465 гектарда - шикәр чөгендере, 2814 гектарда азык культуралары, шуның эченнән 552 гектар кукуруз, чәчелгән. "Машук" сортлы кукуруз чәчелгән 250 гектарлы басуга тукталдык. Ул матур күренә, узган атнада чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Гектарга 94 мең үсемлек бар, диделәр. Басу югары бәя алды. Районда беренчеләрдән булып 30 тонна печән әзерләнгән костер басуын ерактанрак күрсәк, чөгендер, арпа басуларының эченә үк кереп карадык. Башка басуларда "отлично" сүзе еш яңгыраса, чөгендер басуына бәя биргәндә, "6"лы куярга тәкъдим итүчеләр дә булды хәтта. "Сарман" агрофирмасының 3646 гектарлы арпа массивы да күңелләргә хуш килде. Чәчү 6нчы майда төгәлләнгән. Үсемлекләр инде куакланып утыралар. 6шар-7шәр сабак чыгарганнары бар.
    - Уҗымнар өчен ел авыр килде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Карсыз кыш, кинәт салкынайту аларга тискәре тәэсир итте. 11 мең гектар мәйданда уҗымнарны, нигездә, көзге бодайны, бозып, яңадан чәчәргә туры килде. Мартта ук кар бетте, язда явым булмады. Арышка да куаклану өчен шартлар соңарды. Шулай да бу басудан уңыш гектарына 25 центнердан да ким булмаячак, - дип, ул "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендәге арыш басуына әйбәт бәя бирде. Язда кинәт җылытып исә, барлык процессларны ике атнага тизләтте, диләр белгечләр. Арыш та инде, әнә, серкәләнеп утыра. Ул чиста пар җиренә чәчелгән, иртә язда тукландыру үткәрелгән, чүп үләннәренә каршы да эшкәртелгән. Бүлекчәдә сөрүлек җирләре 6870 гектар тәшкил итә. Шуның 1380 гектарын - арыш, 2108 гектарын - язгы бодай, 780 гектарын арпа, 310 гектарын - кукуруз, 110 гектарын рапс алып тора. Берьеллык үләннәр дә бар. 970 гектарда чиста пар җире калдырганнар. 1380 гектар мәйдан биләүче арышның да 930 гектары чиста пар җиренә чәчелгән булган.
    "Нөркәй" агрофирмасында шикәр чөгендере 2600 гектар мәйдан били. Чүп үләннәренең өченче дулкынына каршы эшкәртү бара. Агрофирмада шунысы уңайлы, үсемлекләргә сиптерү өчен эремәне басуга әзер килеш - эремә ясау узелыннан алып киләләр. Анда суның температурасын гына түгел, катылыгын да тикшереп карау һәм үзгәртү мөмкинлеге бар. Берничә участокта чөгендернең яңа сортларын сыныйлар. Мыеклы, егылмый торган "Венец" борчагы басуы да матур күренә, үсемлекләр тигез тишелеш биргән. Былтыр борчакның һәр гектарыннан 22 центнер уңыш алганнар, быел да өмет зур - басуга югары бәя куелды. Узган елгы чөгендер басуларында, 1556 гектарлы массив булып, язгы бодай утыра. Ерак түгел - 2800 гектарлысы. "Казанская юбилейная" бодае 15 нче майда чәчелгән. Бодай җирнең җылынган булуын ярата, дигән фикердә агрофирманың баш агрономы Салих Шакиров. Чәчү басуларны тырмалап, культивацияләп башкарылган, соңыннан катоклау уздырылган. Бодайда инде куаклану киткән.
    Бүген басулар куандыра, мул уңыш вәгъдә итәләр. Болар артында исә игенченең борчулы көннәре, йокысыз төннәре ята. Җәй башы игенчегә эшли, диләр белгечләр. Ул шулай дәвам итсен, басу-кырлардан кайтып кермәгән авыл кешесенең хезмәтенең әҗере дә мулдан булсын иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: