САРМАН
  • Рус Тат
  • Үкенмәслек итик гомерне

    Россия Президенты котлавына, район хакимияте бүләгенә бу юлы 90 яшьләрен билгеләп үтүче Мортыштамак авылыннан Мөнҗия апа Хәсәнова белән Карамалыдан Ситдыйка апа Мифтахова лаек булдылар. Аларны юбилейлары белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова, Мортыштамак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Г.Гавасетдинова, Александровка авыл җирлеге башлыгы...

    Россия Президенты котлавына, район хакимияте бүләгенә бу юлы 90 яшьләрен билгеләп үтүче Мортыштамак авылыннан Мөнҗия апа Хәсәнова белән Карамалыдан Ситдыйка апа Мифтахова лаек булдылар. Аларны юбилейлары белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова, Мортыштамак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Г.Гавасетдинова, Александровка авыл җирлеге башлыгы Р.Хәйруллин килделәр, иң изге теләкләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
    Өлкәннәрнең икесе дә авыр тормыш юлы үткән: сугыш, аннан соңгы елларның михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган. Мөнҗия апа Хәсәнова гомере буе колхозда хезмәт куйган: сыер сауган, сабанын да сөргән, көлтәсен дә ташыган, орлык агулауда да катнашкан. "Алтышар гектар чөгендер эшкәртә идек, ял итәргә ара булмады", - ди ул. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утырмый. 75 яшенә кадәр ындыр табагында эшли. Тормыш иптәше - сугыш һәм хезмәт ветераны Сәлимхан абый белән 4 бала үстерәләр. Тик аларның куанычын күрергә генә насыйп булмый. Биш яшенә җиткәндә, бер кызы үлеп китә, аннан икенчесе - 22, улы 40 яшендә вафат булалар. Бу әче хәсрәтләргә ире Сәлимханның вафаты да өстәлә. Барын да эчкә йота ул, берсе өстенә икенчесе ябырылган кайгыларны эш белән басарга тырыша - сынмый, сыгылмый. Бүгенге көндә "Авангард" предприятиесендә тегүче булып эшләүче бердәнбер кызы Ганҗә тәрбиясендә - икәүдән икәү гомер кичерәләр. Тормышлары иркен: мал-туар асрыйлар, кош-корт тоталар. "Куян елгасы урамында заманында 13 сыер булса, бүген ике генә хуҗалыкта асрала, шуның берсе - Мөнҗия апаларда. Моңа кадәр үзе печән чапты, хәзер аны Ганҗә әзерли. Гомумән, алар тырыш, үз хезмәтләре белән яши торган кешеләр", - ди авыл активисты Мөнирә Исмәгыйлева. "Сыерсыз булмый, авыл җирендә, үз хуҗалыгың белән яшәп, кулыңда көчең барында, ничек инде сыерсыз тормак кирәк, иң авыр елларда да ул безне ачлыктан алып калды", - ди Мөнҗия апа, мал-туарсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйча. Ул - авылның абыстае да. Биш вакыт намазын, уразаны калдырмый. Бер кеше хакында начар уйламас, берсен хурламас, һәркайсы хакында фикере уңай, ул, чын мәгънәсендә, авылның "ак әбисе", диләр авылдашлары аның хакында.
    Ситдыйка апа Мифтахова тумышы белән - Балтамак авылыннан. Гомере шунда үтә. Сугыш елларында колхозда бригадир вазифасын башкара. "Кибеттә эшли идем. Сугыш башлангач, кулына корал тота алган һәммә кешене фронтка алып бетерделәр. Авылда хатын-кызлар, бала-чага, карт-коры гына калды. Миңа, бригадир буласың, дип, әмер генә бирделәр. Ул чагында карышып тору дигән нәрсә юк. Кире сүз әйтсәң, шундук алып киттеләр. Нихәл итим, 1946 елга кадәр шул йөкне тарттым. Төрлесен күрдек, төрлесен кичердек", - ди Ситдыйка апа, ул зәһәр елларны искә алып. Ындыр табагы мөдире дә була, ферма белән дә җитәкчелек итә, терлек тә карый ул. "Ушлы булды, авыл кешеләрен укырга өйрәтте. Үзе йорт салып керде, берьялгызы ике кызын аякка бастырды", - ди заманында Балтамакта күрше булып яшәгән, бүген дә Карамалыда күршедә генә торучы Тәкыя апа. Күз күреме начарланып, үзенә генә тормыш көтү авырайганлыктан, Ситдыйка апа кышны Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер кызында чыкса, җәйгә Карамалыда гомер кичерүче икенче кызы - Вәсимә һәм Рәшит Мордагалиевләр гаиләсенә кайта. "Бүген мин - дөньяның оҗмахында. Рәхмәт, кызым да, киявем дә игелекле, мине кадерләп яшиләр. Кызым Вәсимә ике бием белән гомер итте - кодагыйны, аның олы яшьтәге әнисен сабый бала карагандай тәрбияләде", - ди Ситдыйка апа.
    Бу көнне апа-әбиләрне котларга күршеләре, оныклары, оныкчыклары да килгән иде. Бирелгән бүләкләргә алар озаклап дога кылдылар, ил-көнгә иминлек, бәндәләргә бәхет, тәүфыйк, тулы иман теләделәр. Гомер дигәнең кешегә бер генә бирелә. Бар кеше дә аны шушы мөхтәрәм затлар кебек, уфтанмаслык итеп, матур эшләр, үзе хакында тирә-юньдәгеләрдә бары тик яхшы фикерләр генә калдырып үтә алса иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: