САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Республика казанышларын дөнья таный

20 нче май - 5 нче июнь көннәрендә Казан шәһәрендә "Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге" форумы кысаларында үткәрелгән чараларда әлеге хезмәттәшлек илләреннән 3,5 мең катнашты. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг форум нәтиҗәләренә багышланды. Хәзерге вакытта форум дөньяның 21 экономикасын берләштерә, анда катнашучылар өлешенә дөньяда җитештерелгән продукциянең яртысы, халыкара сәүдә әйләнешенең...

20 нче май - 5 нче июнь көннәрендә Казан шәһәрендә "Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге" форумы кысаларында үткәрелгән чараларда әлеге хезмәттәшлек илләреннән 3,5 мең катнашты.
ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг форум нәтиҗәләренә багышланды.
Хәзерге вакытта форум дөньяның 21 экономикасын берләштерә, анда катнашучылар өлешенә дөньяда җитештерелгән продукциянең яртысы, халыкара сәүдә әйләнешенең 47 проценты туры килә.
Россия 1998 нче елдан бирле хезмәттәшлекнең әгъзасы булып тора. Ә быел ул форумда беренче тапкыр рәислек итте. Чараларның масштаблылыгы һәм катнашучылар саны буенча форумның Казан кластеры иң эресе булып тора. "Форум чараларын үткәрү өчен Татарстанны сайлау - республика икътисадындагы казанышларны тану һәм аңа күрсәтелгән ышаныч билгесе", - диде форумда катнашкан ТР промышленность һәм сәүдә министры урынбасары Р.Кәбиров. Республиканың тулаем региональ продукты узган ел 38,8 миллиард доллар тәшкил итте. Бу 2010 нчы елгыдан 17,8 процентка артыграк. Республикада хезмәттәшлек составына кергән илләр белән масштаблы проектлар тормышка ашырыла.
Форумда Россия күләмендә өстенлекле дип танылган приоритетлар буенча эш алып барылды. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, форумда каралган төп темалар сәүдәне һәм инвестицияләрне либеральләштерү, азык-төлек куркынычсызлыгы, транспорт системасын үстерү, инновацияләргә ярдәм күрсәтү булды. Инвестиция мәсьәләләренә кагылышлы утырышта катнашучылар республикада шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге принципларының тормышка ашырылышы белән таныштылар. Шәле-Баулы автомагистрале, Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге төзелеше проектларын тәкъдир итү булды. Хезмәттәшлек илләренә кергән сәүдә министрлары киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары И.Шувалов, РФ икътисади үсеш министры А.Белоусов, ТР Президенты Р.Миңнеханов, Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры П.Лами катнаштылар. Киңәшмә нәтиҗәләреннән чыгып, азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Казан декларациясе һәм Сәүдә министрлары декларациясе кабул ителде. Соңгысында сәүдә һәм экология политикалары арасындагы элемтәне ныгытырга кирәклеге билгеләп үтелде. Ә азык-төлек куркынычсызлыгы декларациясе хезмәттәшлек илләренең авыл хуҗалыгы секторы үсешен эзлекле дәвам итү, инвестицияләргә, сәүдә һәм базарга ярдәм күрсәтү ниятләрен раслады. "Форумның Казанда үткәрелүе республикага эшлекле партнерларга үзенең промышленность һәм инвестицияләр потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Форум чаралары - Россия, Татарстан һәм хезмәттәшлек илләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен җитди импульс", - диде Р.Кәбиров, әлеге чараларга югары бәя биреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев