САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Эльмира сынатмады

Узган атнада Питрәч районында «Рацин - Шәле» ҖЧҖ базасында сыер саву операторларының 41нче республика конкурсы булды. Безнең районның «Нөркәй» агрофирмасы савымчысы Эльмира Габделхакова яшь савымчылар арасында икенче призлы урынны яулады. Бәйгедә кырыктан артык конкурсант - районнарның алдынгы, иң булган савымчылары катнашты. Гадәттәгечә, сынау берничә этаптан торды. Иң элек савымчылар үзләренең...

Узган атнада Питрәч районында «Рацин - Шәле» ҖЧҖ базасында сыер саву операторларының 41нче республика конкурсы булды. Безнең районның «Нөркәй» агрофирмасы савымчысы Эльмира Габделхакова яшь савымчылар арасында икенче призлы урынны яулады.
Бәйгедә кырыктан артык конкурсант - районнарның алдынгы, иң булган савымчылары катнашты. Гадәттәгечә, сынау берничә этаптан торды. Иң элек савымчылар үзләренең теоретик белемнәрен күрсәттеләр. Егермеләп сорау эчендә сыерларның сөт бирү чоры, ташландыру вакыты, бозауга беренче кат угыз эчерү, сыерларның имгәнү, җәрәхәтләнүенә һ.б. кагылышлылары бар иде. Икенче этап - «АДУ-1» маркалы саву аппаратын тизлеккә сүтеп-җыю. Вакытны кыскартам дип, аппаратның дөрес җыелуы турында да онытмаска кирәк, чөнки бәяне аны эшләтеп карап куялар. Аппаратлар җыелганнан соң өченче этап - сыер саву. Монысы инде хәзер сөтүткәргечләр кулланып башкарыла, чиләккә савасы түгел.
Мондый конкурслар сыер саву операторларының һөнәри осталыкларын тагын да арттыру, сыер савуның алдынгы, заманча алымнарын өйрәнү һәм җәелдерү максатыннан уздырыла. Моны бәйгегә килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов (рәсемдә - сулда) та билгеләп үтте. Ул шулай ук бәйгедә катнашучыларның осталыкларының елдан-ел күтәрелүен дә әйтте. Болар исә эш нәтиҗәләренең тагын да югарырак булуына ярдәм итә.
Конкурска нәтиҗә өч номинациядә чыгарылды: өлкән савымчылар арасында җиңүче, яшьләр арасында җиңүче һәм абсолют чемпион. «Нөркәй» агрофирмасы савымчысы Эльмира Габделхакова яшь савымчылар арасында икенче призлы урынга лаек булды (рәсемдә - сулдан икенче). Аңа автомат кер юу машинасы һәм унбиш мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Бүләкләрне ул министрның беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов (рәсемдә - уң якта) кулыннан алды.
Мондый зур бәйгедә Эльмираның беренче катнашуы иде.
- Болай уңышка ирешермен дип көтмәгән дә идем, - ди ул үзе. - Конкурсны әйбәт югарылыкта оештырдылар, җылы, дустанә атмосферада үтте. Зурлап бүләкләделәр. Бик күңелем булды, эшкә тагын да дәртләнеп кайттым.
Без дә Эльмираны зур җиңүе белән котлыйбыз. Хезмәтендә, тормышында уңышлар телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X