САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бездә сигез йортта төгәлләнде

Узган шимбәдә Татарстан Министрлар кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы республика киңәшмәсе "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында"гы 185 нче номерлы Федераль Законны тормышка ашыру мәсьәләләренә, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга багышланды. Аны Татарстан Президенты Р.Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Р.Моратов катнашты. Төп доклад белән төзелеш,...

Узган шимбәдә Татарстан Министрлар кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы республика киңәшмәсе "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында"гы 185 нче номерлы Федераль Законны тормышка ашыру мәсьәләләренә, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга багышланды.
Аны Татарстан Президенты Р.Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Р.Моратов катнашты. Төп доклад белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Фәйзуллин чыкты. Традиция буенча, ул үз чыгышын объектларда техник куркынычсызлыкны саклау сорауларын яктыртудан башлады.
Күпкатлы йортларда капиталь ремонт эшләре барлыгы 4 миллиард 048 миллион сумлык башкарылган. Капиталь ремонт тулысынча 43 муниципаль берәмлектә 452 йортта төгәлләнгән. Шулардан 21 райондагы 100 йорт дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.
Идарәче компания һәм торак милекчеләр ширкәтләре хисабына барлык чыганаклардан 3 миллиард 169 миллион сум акча күчерелгән, бу еллык лимитның 67 процентын тәшкил итә. Фонд средстволарын барлык районнар да тулысынча күчереп бетерделәр.
Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада кунакларын кабул итү зонасында булган күп фатирлы йортларның фасадларын һәм түбәләрен ремонтлау буенча эш дәвам итә. Универсиада маршруты буенча ремонт кирәк булган 240 объект урнашкан.
Докладта йортларны индивидуаль җылытуга күчерү, "Чиста су", сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программалары турында аерым сүз булды.
Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү турында сүз барганда, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов территория җитәкчеләренең игътибарын ремонт буенча алган бөтен бурычларны үтәргә кирәклегенә юнәлтте. "Подрядчы оешмаларның башкарылган эшләрен финансламый калынуына юл куярга ярамый", - диде ул.
Соңыннан муниципаль район башлыгы Н.Закиров барлык күтәрелгән мәсьәләләрнең районда үтәлешен барлады. Агымдагы елда районда 15 йортка капиталь ремонт үткәрелергә тиеш, шуның 8ендә ул тулысынча төгәлләнгән. Калган йортларда эшләр август ахырына тәмамланырга тиеш. Җәлил беренче һәм икенче урта гомумбелем бирү мәктәпләре республиканың махсус программасына кертелгән иде. Аларда да эшләр - тәмамлану алдында.
"Чиста су" республика программасы буенча Мостафин, Сөлек авылларында суүткәргеч торбалар салынган. Шундый ук эшләр Азалак, Петровка Завод авылларында дәвам итә. Өчөйле Саклау авылында модульле ФАП төзелде. Азалакта түбә ябу эшләре калды. Н.Закиров барлык җаваплы хезмәткәрләргә ремонт-төзелеш эшләрен югары сыйфат белән, тиешле срокларда башкарып чыгу бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев