САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Сөенеп эшлибез”

Район басуларында эшнең иң кызган чоры - комбайннар гөрелтесе, техника шавы тынып тормый. Игенчегә ел буена куйган тырыш хезмәтенең әҗерен күрер чак бу. "Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә чыктан чыкка кадәр - басуда. Агрофирманың "Рапс" бүлекчәсе агрономы Илгизәр Маликов белән дә басуда очраштык. "Арышны җыеп бетердек, гектарыннан 18,1 центнер уңыш алдык....

Район басуларында эшнең иң кызган чоры - комбайннар гөрелтесе, техника шавы тынып тормый. Игенчегә ел буена куйган тырыш хезмәтенең әҗерен күрер чак бу. "Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре дә чыктан чыкка кадәр - басуда.
Агрофирманың "Рапс" бүлекчәсе агрономы Илгизәр Маликов белән дә басуда очраштык. "Арышны җыеп бетердек, гектарыннан 18,1 центнер уңыш алдык. Хәзер арпага тотындык. Ул 3021 гектарда чәчелде һәм барысы да - агрофирманың "Рапс" бүлекчәсендә. Уңыш әйбәт чыга - гектарыннан 37 центнер. Арпа дымга бик сизгер. Механизаторлар басуга чык кибүгә керәләр, чык төшүгә чыгалар. Вакытның һәр мизгеленнән рациональ файдаланырга тырышабыз", - диде ул. Инде 501 гектарда арпаны җыеп та алганнар. Икмәк ташыр өчен дә техника җитәрлек. Артыннан ук саламны кипләп тә баралар.
Биредә игенчеләр өч отрядка бүленеп эшлиләр. Бу үзенә күрә тырышып эшләү, бер-берсеннән калышмау өчен дә бер стимул. Отряд җитәкчеләре дә басуда иде. Өченче отряд башлыгы Галимҗан Ризванов һәр механизатор турында да мактау сүзләре генә әйтте. "Өч отрядта - 22 комбайн. Комбайнчылар Р.Салихов, Г.Солтанов, Р.Гыйбадуллин, И.Шәяхмәтов, И.Дәүләтшин, Р.Галиев, Ф.Гыйззәтуллин - тәҗрибәле механизаторлар", - диде ул.
Рамил Салихов - иртә яздан бирле кырда. Иң элек чәчүдә эшләгән, ә хәзер үзе чәчкән игеннең уңышын җыя. Ярдәмчесе Хәлим Мәхмутов белән эшләүче Фәнис Гыйззәтуллинның да күңеле шат. "Уңыш әйбәт, шунысына сөенәбез. Икмәк уңмаган җирләр дә бар бит. Чын күңелдән, шатланып, рәхәтләнеп эшлибез", - диде ул. Ярдәмчесеннән дә уңган, язгы чәчүдә дә алмашлап, сменалап бер тракторда эшләгәннәр алар. Шәхси "КамАЗ"ы белән икмәк ташучы Өчөйле Саклау авылы егете Ф.Габидуллин да алар янында иде. Урып-җыюда инде дүртенче елын эшли икән. Язгы чәчүдә басуга орлык чыгарса, хәзер икмәкне ындыр табагына ташый. Терлек азыгы әзерләү вакытында печән, көз көне чөгендер ташуда да эшли. Хәер, агрофирма уңганнары болар белән генә чикләнми. Икенче отряд механизаторлары Р.Солтанов, Н.Әхмәтшин, И.Нигъмәтҗанов, Ф.Гарипов, Р.Яхин да - иң булганнардан. Яшьләр - бертуган Фаяз һәм Гаяз Йосыповлар узган ел да алдынгылар рәтендә булганнар. Өченче отряд игенчеләре О.Бормотин, Н.Сапожников та алардан калышмаска тырышалар.
Табыннар муллыгы өчен тырыш хезмәт куйган игенченең күңеле боекмасын, килер көннәр дә аны мул уңыш белән сөендерсен иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев