САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда атналык киңәшмә узды

Бүген район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә дүрт сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Урман утырту көне" турында Сарман районы урманчылары Рузилә Илһамова һәм Айрат Вахитов чыгышлары тыңланды....

Бүген район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмә көн тәртибендә дүрт сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Урман утырту көне" турында Сарман районы урманчылары Рузилә Илһамова һәм Айрат Вахитов чыгышлары тыңланды. Өченче сорау буенча
район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Рәдис Миннулин Сарман районына тикшерү киләчәген искәртте. Александровка авыл җирлегендә башкарылган, планлаштырылган эшләр хакында җирлек башлыгы Рафаэль Хәйруллин сөйләде.

Фәрит Мөнәвирович каралган сораулар буенча үз тәкъдимнәрен әйтте, киләсе атнага эш планын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев