САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сабантуйлы Сарманым

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап, Их, урыйсы иде җир шарын - Белсен иде дөнья Сабантуйлы Татарстан дигән ил барын. Әйе, шулай бар җиһанга күрсәтерлек, миллилеге, гүзәллеге белән сокланырлык һәм горурланырлык бәйрәмебез ул безнең. Уйлап карасаң, инде аны белмәгән дөнья кисәкләре дә бик аздыр. Бәйрәмдә хөкем сөргән рухи күтәренкелек Сабантуй мәйданын елдан-ел киңәйтә...

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,

Их, урыйсы иде җир шарын -

Реклама

Белсен иде дөнья Сабантуйлы

Татарстан дигән ил барын.
Әйе, шулай бар җиһанга күрсәтерлек, миллилеге, гүзәллеге белән сокланырлык һәм горурланырлык бәйрәмебез ул безнең. Уйлап карасаң, инде аны белмәгән дөнья кисәкләре дә бик аздыр. Бәйрәмдә хөкем сөргән рухи күтәренкелек Сабантуй мәйданын елдан-ел киңәйтә бара. Игенче хезмәте белән бәйләнгән бу бәйрәм инде күптән шәһәрләргә килде, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең генә түгел, төрле милләт халыкларының яраткан бәйрәменә әверелде. Сабантуй туганнар, таныш-белешләр, чордашларның очрашуы, кунаклар килү белән дә күңелле. 11 июньдә Даулы болында узган район Сабантуена да читтәге якташларыбыз кайткан, мәртәбәле кунаклар килгән иде. ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салиховны, РФ Федераль Җыенының
Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Илдар Гафуров һәм башкаларны, матур гадәтебез буенча, ипи-тоз, чәкчәк белән каршыладылар. Милли бәйрәмебез төп мәйданда театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.
Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров райондашларны, кунакларны бәйрәм белән котлап, кыскача гына кыр эшләре барышы белән таныштырды. Терлекчелектәге, хуҗалык итүнең башка тармакларындагы эшләрнең торышына тукталды. Хезмәт алдынгылары утырган бизәлгән пар атлар, тройкалар мәйдан әйләнгәннән соң алдынгылар мәйдан уртасына уздылар. Кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуга зур өлеш

керткән игенчеләр, ел әйләнәсе ял белми эшләгән терлекчеләр, җитәкчеләр лаеклы бүләкләрен алдылар
. Алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы тәмамлануга, төп мәйдан милли уеннар, спорт ярышларында катнашучыларга бирелде. Аларда теләгән һәркем катнаша алды. Бил дә алыштылар, багана башына да менделәр, җилкәләренә сулы көянтә-чиләк салып та йөгерделәр. Чүлмәк ватучылар, капчык киеп йөгерүчеләргә, катыклы табактан тәңкә эзләүчеләргә дә, йомырка салынган кашык кабып йөгерүчеләргә дә, кул көрәштерүчеләргә дә көч биреп торучылар күп булды. Балалар мәйданында да бәйгеләр тынып тормады,
аттракционнар эшләде. Үзәк сәхнә янына исә сәнгать осталары чыгышларын яратучылар җыелды. Сабантуйлар күрке булган ат чабышларын күрергә теләүчеләр дә
бихисап иде. Чиста токымлы чабышкылар һәм юртаклар җирле атлардан тыш ярыштылар. Бәйрәмдә милли ризыклардан авыз итәргә, чәйләп алырга теләүчеләргә дә җай бетмәде - сәүдә нокталары көн буе гөрләп эшләп
торды.
Шактый озакка сузылган көрәш берәүне дә ялыктырмады. Быел башка еллардан аермалы буларак, яшьләр һәм зур көрәшчеләр арасында абсолют батыр аерым-аерым билгеләнде. Ә аңарчы бил алышкан ветеран көрәшчеләр арасында мондый исемгә Петровка Завод авылыннан Маннур Габидуллин лаек булды. Яшь көрәшчеләр арасында абсолют батыр калган Сарман егете Айнур Сираев, зур яшьтәгеләр арасыннан Ришат Гайнетдинов (ул да Сарманнан) мәйданнан җилкәләренә төп бүләк - тәкәләрне салып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X