САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Сарман” агрофирмасы савымчылары ярышка чыктылар

Әлмәт авылында урнашкан җәйге лагерь янында бүген күңелле бәйрәм узды. Агрофирма җитәкчесе Диккать Хөснетдинов сәламләгәннән соң, бәйгеләргә старт бирелде. Иң элек сыер саву аппаратын сүтеп-җыю ярышы уздырылды. Аннан орлыкландыру буенча белгечләр көч сынашты. Бәйрәм агрофирма хезмәткәрләренең спорт уеннары белән дәвам итте. Хатын-кызлар да, ир-егетләр дә кул көрәштерүдә, таяк тартышуда, гер...

Әлмәт авылында урнашкан җәйге лагерь янында бүген күңелле бәйрәм узды. Агрофирма җитәкчесе Диккать Хөснетдинов сәламләгәннән соң, бәйгеләргә старт бирелде. Иң элек сыер саву аппаратын сүтеп-җыю ярышы уздырылды. Аннан орлыкландыру буенча белгечләр көч сынашты. Бәйрәм агрофирма хезмәткәрләренең спорт уеннары белән дәвам итте. Хатын-кызлар да, ир-егетләр дә кул көрәштерүдә, таяк тартышуда, гер күтәрүдә, аркан тартышуда үз осталыкларын күрсәттеләр. Сабантуй кебек узган бу бәйге район мәдәният йорты хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән үрелеп барды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов, "Агрокөч" төркеме" җәмгыятенең терлекчелек буенча бүлек начальнигы Ленар Ситдыйков, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов катнаштылар.

Чара турында тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев