САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советының чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды

Ра­йон Со­ве­тын­да уз­ган чи­рат­та­гы дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә ра­йон­да уза­чак Са­бан­туй бәй­рә­ме һәм уку­чы­лар­ның җәй­ге ялын оеш­ты­ру ту­рын­да сөй­ләш­те­ләр. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йо­ны Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Фә­рит Хөс­нул­лин алып бар­ды. Ул иң элек район контроль-хисап палатасы рәисе Гөлназ Хөснимәрдановага озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан район Советынын Мактау грамотасын тапшырды. Ра­йон­да...

Ра­йон Со­ве­тын­да уз­ган чи­рат­та­гы дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә ра­йон­да уза­чак Са­бан­туй бәй­рә­ме һәм уку­чы­лар­ның җәй­ге ялын оеш­ты­ру ту­рын­да сөй­ләш­те­ләр. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йо­ны Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Фә­рит Хөс­нул­лин алып бар­ды. Ул иң элек район контроль-хисап палатасы рәисе Гөлназ Хөснимәрдановага озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан район Советынын Мактау грамотасын тапшырды.

Ра­йон­да мил­ли бәй­рә­ме­без Са­бан­туй­ны үт­кә­рү­гә әзер­лек, ча­ра­лар пла­ны бе­лән ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ин­ди­ра Сә­хи­по­ва та­ныш­тыр­ды.

2015 ел­да ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр­нең мәш­гуль­ле­ген һәм уку­чы ба­ла­лар­ның җәй­ге ялын, сә­ла­мәт­ле­ген оеш­ты­ру ту­рын­да мә­га­риф бү­ле­ге җи­тәк­че­се Зөл­фия Гый­лә­җе­ва, яшь­ләр эше, спорт һәм ту­ризм бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ил­ги­зәр Га­дел­шин, ра­йон мәш­гуль­лек үзә­ге ди­рек­то­ры Зөл­фия Са­фи­на чы­гыш яса­ды­лар. Бы­ел 22 мәк­тәп яны, 7 хез­мәт һәм ял ла­герь­ла­ры эш­лә­я­чәк. Сә­ләт­ле ба­ла­лар про­филь­ле сме­на­лар­да "Ми­рас", "Би­ос­фе­ра", "Ор­би­таль", "Ю­ный де­сант­ник", "Ви­тязь" (Ту­ап­се), "В­ре­мя, впе­ред" (Ана­па) ла­герь­ла­рын­да ял итә­чәк­ләр. Сә­ла­мәт­лән­де­рү һәм про­филь­ле сме­на­лар "Д­жа­лильс­кий" са­на­то­рий-про­фи­лак­то­ри­е­сен­дә, "С­тарт" чаң­гы ба­за­сын­да, "Д­руж­ба" ла­ге­рен­дә оеш­ты­ры­ла­чак­лар. Җәй­ге ка­ни­кул ва­кы­тын­да уку­чы­лар­ны ра­йо­ны­быз­ның оеш­ма-предп­ри­я­ти­е­лә­ре­нә ва­кыт­лы­ча эш­кә ур­наш­ты­ру мөм­кин­ле­ге дә бу­ла­чак.

Ки­ңәш­мә ба­ры­шын­да һәм ахы­рын­да Фә­рит Мө­нә­ви­ро­вич ка­рал­ган мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча үзе­нең тәкъ­дим­нә­рен керт­те, һәр уку­чы­ның ялы нә­ти­җә­ле, пе­да­гог­лар­ның нык­лы конт­ро­ле ас­тын­да үтәр­гә ти­еш­ле­ге­нә ба­сым яса­ды.

Ки­ңәш­мә­нең икен­че өле­ше үзәк Са­бан­туй үтә­чәк Дау­лы бо­лын­да дә­вам ит­те. Урын­да та­гын бер кат ча­ра­лар пла­ны бар­ла­нып, җа­вап­лы җи­тәк­че­ләр, бел­геч­ләр бил­ге­лән­де. Со­ңын­нан спорт, кү­ңел ачу ча­ра­ла­ры уза­чак, ял итү урын­на­ры то­ры­шы ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Фә­рит Хөс­нул­лин кат­на­шын­да ко­мис­си­он ка­рал­ды, җи­теш­сез­лек­ләр­не бе­те­рү бу­ен­ча аның та­ра­фын­нан конк­рет бу­рыч­лар ку­ел­ды.

Аль­би­на Са­би­ро­ва

Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев