САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе үтте

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмә бүләкләүләр белән башланды. Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ирина Кәлимуллинага юбилее уңаеннан муниципаль район Советының Почет грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Сарман җылылык челтәре директоры Раил Габдрахманов Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына ия булды. Көн...

Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмә бүләкләүләр белән башланды. Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ирина Кәлимуллинага юбилее уңаеннан муниципаль район Советының Почет грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Сарман җылылык челтәре директоры Раил Габдрахманов Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына ия булды.

Көн тәртибе буенча төп бер сорау - районда "Урман утырту көне" акциясен уздыру каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Сарман участогы урманчысы Айрат Вахитов, Җәлил участогы лесничие Рузиля Гыйльметдинова, Ләке урманчылыгы хуҗасы Владимир Муханов чыгыш ясадылар. Алар бүгенге көнгә башкарылган эшләр, утыртылган урман мәйданы, кышка әзерлек, язгылыкка орлык, агачлар әзерләү хакында сөйләделәр. 15 октябрь - бердәм агач утырту көне дип игълан ителде. Бу урында Фәрит Мөнәвирович барлык оешма-предприятиеләрне, авыл җирлекләрен агач утырту акциясеннән читтә калмаска, активлык күрсәтергә чакырды.

Югары Чыршылы авыл җирлегендә эшләр торышы белән җирлек башлыгы Илсур Камалетдинов таныштырды, үткән чаралар, салымнар түләү буенча план үтәлеше турында сөйләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X