САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Без уңыштан канәгать"

Район басуларында урып-җыю эшләре тулы куәт алды. Чөнки игеннәрне үз вакытында, мөмкин кадәр югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга кирәк. "Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәренең дә бүгенге көндә иң зур теләге - шул. Без барганда, агрофирманың "Якты көн" бүлекчәсе кырларында игенчеләр басуга керергә торалар иде. Бераз гына чык кипкәнен көтмичә булмый: дымлылык аз...

Район басуларында урып-җыю эшләре тулы куәт алды. Чөнки игеннәрне үз вакытында, мөмкин кадәр югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга кирәк. "Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәренең дә бүгенге көндә иң зур теләге - шул.
Без барганда, агрофирманың "Якты көн" бүлекчәсе кырларында игенчеләр басуга керергә торалар иде. Бераз гына чык кипкәнен көтмичә булмый: дымлылык аз гына югарырак. Шул арада агрофирма агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов белән сөйләшеп алабыз. "Агрофирмада бөртекле культуралар 15926 гектарда чәчелде. Шулар эченнән язгы арпа - 3646, көзге бодай - 1245, арыш - 450, язгы бодай, 10435, борчак - 100, солы 50 гектар тәшкил итә. Арыш тулысынча җыеп алынды. Көзге бодай 150 гектар мәйданда суктырылды. Уңыш елына күрә начар түгел - гектарыннан 15,2 центнер чыга. Кичә арпага тотындык. Аның һәр гектарыннан уртача 36,2 центнер уңыш алабыз. Гомумән, әйбәт уңышка өметләнәбез, чөнки матур басуларыбыз тагын бар. Җыелган икмәкне элеваторга тапшырып барабыз. Тимерне кызуында суга торган чак. Урып җыясы мәйданнар шактый, ә һава шартларының иртәгә, берсекөнгә нинди булачагы билгесез, яңгырлар булу да ихтимал", - диде ул.
Бүген агрофирма басуларында 20 комбайн эшли. Аларның 12 се арпаны турыдан-туры суктыра, 8 е - подборкада. Эштә өзеклек тудырмас өчен, барлык чаралар да күрелгән: ягулык-майлау материаллары җитәрлек, басуда механизаторлар өчен ике тапкыр туклану оештырылган. М.Мирзасалихов агрофирма уңганнарының исемнәрен дә атады. Болар - Закир Хәйретдинов, Данияр Кәлимуллин, Фаяз Тимербаев, Инсаф Тимербаев, Дәвис Уразаев, Ренат Сәгъдәтов, Ришат Әхмәдишин, Рамил Әһелтдинов, Ильмир Хафизов һәм башкалар. Районның иң уңган механизаторларыннан берсе З.Хәйретдинов быел да урып-җыюга улы - Чаллы шәһәренең автомеханика колледжында укучы Дамир белән чыккан. Ул инде урып-җыюда икенче елын эшли, әтисе белән бергә таңнан ук басуга чыга. Ә Инсаф Тимербаев әтисе янында - инде бишенче ел. М.Мирзасалихов аларның һәркайсы турында бары тик мактау сүзләре генә әйтте.
Ә "Марс" бүлекчәсе басуларында кызу эш кайный иде. Бүлекчә җитәкчесе Радик Сәхипов үзе дә шунда. "895 гектар көзге бодайның кичә 150 гектарын суктырдык, элеваторга 3100 центнер икмәк озаттык", - диде ул. Ә өч көн алдан "МагДон" чапкычы икмәкне теземнәргә сала. Бу басуда дистәгә якын комбайн эшли, икмәк ташыр өчен "КамАЗ"лар да җитәрлек. Шулай ук янгын сакчылыгы чаралары да күрелгән. Ике трактор комбайннар артыннан ук саламны рулонлап баралар, ул шунда ук махсус техника белән фермага ташыла. Ә киләсе елга бу кырларга чөгендер чәчәчәкләр, чөнки көзге бодай - аның өчен яхшы элгәр. Бушаган кырлар шунда ук эшкәртелеп тә барыла.
Китәр алдыннан игенчеләр белән дә сөйләшеп алабыз. Бу басуда да аларның - иң уңганнары: Мәҗит Гайнуллин, Ренат Талыйпов, Илдар Хафизов, Рафил Ахунов, Илнар Нурисламов, Айназ Хәбибуллин, су ташучы трактор механизаторы Дамир Гайсин һәм башкалар. "Без уңыштан канәгать", - диләр алар. Шулай булсын, игенченең маңгай тире белән үстерелгән мул уңыш әле аны күп тапкырлар сөендерсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X