САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш комиссиясен ниләр борчый?

Бүген район хакимияте видеоконференцияләр залында районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы үткәрелде.

Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев алып барды һәм утырышны кереш сүз белән ачты. Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Мөхәммәдиев районда узган ел юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр һәм быелгы елга бурычлар турында сөйләде. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Михаил Тюрин районның торак пунктларында урам-юл челтәренең торышына, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү барышында килеп чыккан проблемаларга тукталды. “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Рамил Ризатдинов мәктәп автобусларында балаларны йөрткәндә иминлекне тәэмин итү, автобусларны эксплуатацияләү мәсьәләләрен яктыртты. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова учреждение профилактика бүлекчәсенең узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды, быелга билгеләнгән бурычлар турында әйтеп үтте. ДОСААФның район Советы рәисе Альберт Хаҗиевның чыгышы “Автокласслар” проекты кысаларында машина йөртүчеләр әзерләү буенча сыйфатлы эш алып бару мәсьәләләренә багышланды. Утырышка йомгакны Альфис Мөхәммәтгәрәв ясады.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш комиссиясен ниләр борчый? Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фоторәсемнәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев