САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Юл хаталарны кичерми», - ди Иске Кәшер мәктәбе укучылары

18 ноябрьдә Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан 15 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр районның белем бирү оешмаларында комплекслы профилактик чаралар уздырыла. 16 ноябрьдә Иске Кәшер урта мәктәбендә дә «Юл хаталарны кичерми» дигән исем астында профилактик чара үтте. Анда балалар бакчасына йөрүчеләр дә мәктәп укучылары да җәлеп ителгән иде. Балалар үзләренең белемнәрен викторина барышында күрсәттеләр. Мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, хәерле имин юллар теләп, беркайчан да кагыйдәләрне бозмаска өндәделәр.

Чараның икенче өлешендә балалар үзләренең теләкләрен кәгазьгә язып «Теләкләр агачы» на беркеттеләр. Барлык теләкләре дә тормышка ашсын дип теләделәр. «Юл иминлеге» дәүләт бюджет оешмасының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдикова һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Сафин Рамис балаларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр, һәлакәтләрне мисалга китереп саксызлык нинди авыр хәлләргә китерергә мөмкин икәнен аңлаттылар. Балалар игътибарына «ПДД для пешеходов» һәм «Нас больше нет» фильмнары күрсәтелде. Ахырда укучылар барлык һәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев