САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Юл фаҗигаләренә саксызлык кына сәбәпчеме?

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.

Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды. 
Беренче булып ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Айдар Мифтаховның чыгышы тыңланды. Ул 2018 елның ун аенда Сарман районы урам-юл челтәренең торышы буенча ачыкланган кимчелекләрне бетерү өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чараларга тукталды. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесе Әлмәт шәһәре идарәсенең Сарман районындагы бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова 2018 елның ун аенда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү буенча балалар белән үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Җәлил поселогы торак-коммуналь хуҗалыгы (“Төзекләндерү”) генераль директоры Данияр Баһманов Сарман авылы һәм Җәлил поселогының 2018-2019 елның кышкы чорына әзерлек мәсьәләләрен яктыртты. Утырышка йомгакны Әлфис Мөхәммәтгәрәев ясады һәм алга бурычлар куйды. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев