САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Язгы каникуллар вакытында районда профилактик чаралар үткәрелә

2015 елда Республика юлларында балалар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 2 баланың гомере өзелде, 68 бала тән җәрәхәтләре алды. Сарман районы территориясендә 22 февральдә пассажир бала катнашында һәлакәт булды. Әлмәт-Мөслим юлының 23 километрында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1, 11.4 пунктларын бозып, «узу тыела» дигән юл билгесе...

2015 елда Республика юлларында балалар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 2 баланың гомере өзелде, 68 бала тән җәрәхәтләре алды. Сарман районы территориясендә 22 февральдә пассажир бала катнашында һәлакәт булды. Әлмәт-Мөслим юлының 23 километрында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1, 11.4 пунктларын бозып, «узу тыела» дигән юл билгесе зонасында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм Шевроле Нива машинасына бәрелә. Шевроле салонында 1999 елгы пассажир бала була. Һәлакәт нәтиҗәсендә үсмер тән җәрәхәтләре белән Әлмәт медсанчастена җибәрелә.

Балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан махсус чаралар даими булып тора. Бүгенге көндә Республика территориясендә язгы каникуллар үтү белән бәйле комплекслы профилактик чаралар үткәрелә. Анын барышында:

19 марттан 31 мартка кадәр «Бала - төп пассажир» исеме астында профилактик акция үткәрелә. Аның төп максаты - пассажир балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү. Акция барышында 12 яшькә кадәрле балаларны махсус утыргычлардан башка, 16 яшькә кадәрле балаларны куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүчеләрне ачыклау буенча катгый эш алып барылачак. Моның өчен ЮХИДИ инспекторлары балалар бакчалары һәм башка урыннарда иртәнге һәм кичке вакытларда кизү торачаклар.

ЮХИДИ барлык 12 яшькә кадәрле балалар йөртүче транспорт ияләренә дә махсус утыргычлар кулланырга тәкъдим итә. Бу утыргычлар балаларны транспорт чараларында йөртүнең иң ышанычлы чарасы булып торалар. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматлары буенча, балалар өчен махсус утыргычлар куллану, юл һәлакәтләрендә балалар үлеме очракларын 54% процентка, тән җәрәхәтләре алу куркынычын 76 процентка, авыр тән җәрәхәтләре алу куркынычын 92 процентка киметә.

Республика территориясендә җәяүле балалар катнашында да һәлакәтләр булып тора. Мондый һәлакәтләрнең сәбәпләре булып автотранспорт йөртүчеләрнең кагыйдә бозулары гына түгел, ә җәяүлеләр тарафыннан да кагыйдәләрне санламау да тора.

Мәсәлән, 28 февральдә Рено Сандеро машинасы йөртүчесе исерек хәлдә ике кызны һәм аларның әбиләрен бәрдерә. Нәтиҗәдә бер кыз хастаханәдә үлә, әби тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Әби кызлары белән таудан чана шуганнар, тау автотранспорт юлына төшә торган булган.

Статистикадан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны каникуллар вакытында бермә-бер арта.

Республика ЮХИДИ идарәсе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны да нык игътибарлы һәм сак (аеруча каникуллар вакытында) булырга өнди. Балалар күп вакытларын урамда һәм зурлардан башка гына уздыралар.

Машина йөртүчеләрдән катгый рәвештә юл кагыйдәләрен үтәргә, бигрәк тә тизлек режимын сакларга, шулай ук якында балалар учреждениеләре, җәмәгать транспорты тукталышлары булганда артык игътибарлы булулары сорала.

Реклама

Җәяүлеләр шуны истә тотсыннар иде: юлны аркылы чыгу, бигрәк тә балалар белән булганда, махсус билгеләнгән урыннарда гына, алдан транспорт килмәгәнлегенә ышангач кына рөхсәт ителә.

Балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан балаларның язгы каникуллары вакытында 23 марттан 1 апрельгә кадәр мәгариф бүлеге белән берлектә төрле чаралар үткәрелә.

Балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәт белән берлектә яшь юл кагыйдәләрен бозучыларны (велосипедчылар, мотоцикл, скутер, мопед йөртүчеләр, җәяүлеләр) ачыклау буенча рейдлар бара.

Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X