САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Ял көннәрендә Сарманда 29 градус җылы булачак

Киләсе атна башында республикада салкынча һава торышы көтелә.


Алдагы ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Җомга һәм шимбә көнне төнлә +6..+13 градус җылы була. 29 майда көндез +21..+26 градуска кадәр җылытачак. 30 майда +24..+29 градус булачак. Явым-төшем көтелми. Якшәмбе көнне бераз яңгыр, көндез яшен булуы көтелә, җил тизлеге секундына 15 — 20 метрга җитүе ихтимал. Төнлә температура +10..+15 градус була, көндез +21 градустан күтәрелми. Киләсе атнада суыта башлый. Җәйнең беренче көнендә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә +6..+11 градус, көндез +12..+17 градус булыр дип фаразлана. Сишәмбе көнне бераз яңгыр көтелә. Төнлә +3..+8 градус, көндез +12..+17 градус була, диелә хәбәрдә.
Чыганак: http://saby-rt.ru/news/ava-toryshy/tatarstanga-bu-atnada-30-gradusly-esselek-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев