САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

“Тоннель” үзизоляция режимын бозучыларны да ачыклады

Бүген – 25 апрель көнне ЮХИДИнең район бүлеге хезмәтчәннәре район үзәгендәге Ленин урамында “Тоннель” профилактик операциясен үткәрделәр.

Төп игътибар транспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлдерелде. Әлбәттә, үзизоляция режимын һәм кагыйдә бозуларның башка очраклары да ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмады. Шулай итеп, операция барышында куркынычсызлык каешларын эләктермәүнең 7 очрагы, үзизоляция режимын бозуның 1 очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларга административ беркетмәләр төзелде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев