САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы билгеләнде

Ведомствоның яңа җитәкчесе Ленар Габдерахманов карьерасын Дәүләт автоинспекциясендә төзегән. (Казан, 8 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Гөлүзә Василова). Ленар Габдерахманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ведомствода узган матбугат конференциясендә. Ул яңа җитәкче билгеләнгәнче әлеге вазифаны билиячәк. Ведомствоның яңа җитәкчесе турында мәгълүмат...

Ведомствоның яңа җитәкчесе Ленар Габдерахманов карьерасын Дәүләт автоинспекциясендә төзегән.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Светлана Белова, Гөлүзә Василова). Ленар Габдерахманов Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ведомствода узган матбугат конференциясендә. Ул яңа җитәкче билгеләнгәнче әлеге вазифаны билиячәк.

Ведомствоның яңа җитәкчесе турында мәгълүмат күп түгел. Аңа 35 яшь. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифасын башкаручы Казан юридик институтын тәмамлаган һәм ЮХИДИ идарәсенә эшкә килгән.

Элек взвод командиры булган, аннары Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте аерым батальонының административ законнар үтәлеше бүлеге башлыгы вазифасын биләгән, бүгенгә кадәр юл-патруль хезмәте һәм һәм Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе хокук саклау органары белән элемтә бүлеген җитәкләгән.

Ленар Габдерахманов өйләнгән. Улы бар.

Татар-информ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев