САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Сөтне сарманлылар да ярата

Бүген – Халыкара сөт көне. Бу көнне беренче тапкыр 2001 елда Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы тәкъдиме белән билгеләп үтәләр. Шуннан бирле ул күп илләрдә популярлык казана. Бәйрәмнең максаты – сөт һәм сөт продуктларын популярлаштыру, сөт белән бәйле тармак эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү.

Чыннан да, сөт – безнең тормышыбызда иң кирәкле һәм файдалы продуктларның берсе. Сөттә калий, магний, В төркеме витаминнары, аминокислоталар, бета-каротин бар. Ул шулай ук организмны кирәкле микроэлементларга да баета. Бу кадәр күп күләмдәге файдалы матдәләр бөтен продуктта да юк.
Сөтнең бай тарихы бар. Борынгы Римдә аны җыерчыкларны бетерү өчен кулланганнар. Бөек патшабикә Клеопатра сөт ваннасында яткан. Россиядә беренче сөт заводы 1807 елда төзелгән. 1871 елда беренче сөт җитештерү мәктәбе ачылган.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев